Агымдагы елда чәчү мәйданнары структурасы продукциягә базар ихтыяҗын исәпкә алып төзелгән.
Быел соя (сигез тапкырга – 800 гектарга кадәр), нут борчагы (80 процентка – 4,5 мең гектарга кадәр), шулай ук, борчак, шикәр чөгендере һәм каты сортлы бодай мәйданнары арттырылачак.
Агымдагы елда авыл хуҗалыгы культураларын чәчүгә 3138,5 мең гектар җир бүленә. Шуның 1805,5 мең гектарын – кузаклы һәм иген, 357 меңен уҗым культуралары биләячәк.
Узган елда республика 3,3 миллион тонна ашлык җитештергән. Бу азык-төлек хәвефсезлегенең минималь дәрәҗәсеннән 5 процентка югарырак. Быел аграрийлар 3,5 миллион тонна – ашлык, 1,7 миллион тонна – бәрәңге һәм яшелчә, 1,4 миллион тонна – шикәр чөгендере, 200 мең тонна көнбагыш җыеп алырга ниятли.
2020 елга төбәктә 4,2 миллион тонна ашлык җыеп алу планлаштырыла.