“Саламат” басуда сынатмас
Моңа ышанычны игенчеләрнең бай тәҗрибәсе бирә.Язгы кыр эшләренә әзерлек Әлшәй районында тулы куәтенә бара. Бөртеклеләрнең чәчү мәйданы 51200 гектар тәшкил итәчәк, шуның 33 мең гектары – язгы сабанашлык культуралары. Сызма техник культураларга 21 мең гектар, мал азыгы мәйданнарына 15 мең гектар бирү планлаштырыла. Әйткәндәй, быел техник культуралардан шикәр чөгендере, көнбагыш һәм силоска кукуруз плантацияләренең былтыргыдан берникадәр арттырылуы көтелә. Тоташ алганда, быелгы чәчү мәйданы район буенча 89 мең гектар тәшкил итәчәк.