+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 Апреля 2017, 08:09

Төбәк аграрийларына - 8,4 миллиард сумлык дәүләт ярдәме

Мәгълүм булуынча, Башкортстан аграр төбәк санала. Республика сөренте җирләре, терлек саны, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча ел саен югары казанышларга ирешә. Тармак үсешенә былтыр да җитди игътибар бүленгән. Атап әйткәндә, төбәк аграрийларына 8,4 миллиард сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Күпчелек акчалар агросәнәгать предприятиеләрен субсидияләүгә юнәлтелгән.

Гомумән, былтыр авыл хуҗалыгы продукциясе үсеше 0,8 процент тәшкил иткән. 3,3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Шикәр чөгендере дә күбрәк үстерелгән, ит, йомырка җитештерү дә арткан.
Авыл хуҗалыгында 746 яңа эш урыны тәкъдим ителгән. Аларның күпчелеге тугыз миллиард сумнан артык инвестицияле Башкортстан ит компаниясе проектына туры килә.
Читайте нас