-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 апрель 2017, 12:51

Стәрлетамак районында басуга чыктылар

Стәрлетамак районында язгы кыр эшләренә старт бирелде. Дым каплатуга иң тәүгеләрдән булып “Рощинский” совхозы (бу эш 10 мең гектарда башкарылачак) һәм И. Бурангулов крестьян-фермер хуҗалыгы керешкән.


Районда барлыгы 48,5 мең гектар мәйданда дым каплату планлаштырылган. Быел сөренте җирләр 130,3 мең гектар тәшкил итәр, бөртеклеләр 71,4 мең гектарда игелер дип көтелә.

Язгы чәчүгә стәрлетамаклылар алдан ук һәм җитди әзерләнде. Бөтен хуҗалыкларда да җитәрлек күләмдә сыйфатлы чәчү орлыгы тупланган, 3510 тоннадан артык минераль ашлама кайтартылган, дип хәбәр иттеләр "Кызыл таң"га район хакимиятенең мәгълүмати сәясәт бүлегеннән.
Читайте нас