Бу агросәнәгать комплексына кредит бирүнең яңа механизмын гамәлгә ашыруга Башкортстан өчен билгеләнгән федераль бюджет акчалары дефицитына бәйле. Әлеге механизм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә елына 1-5 процент ташлама белән кредит бирүне күзаллый. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган агымдагы елда заемщикларга ташламалы кредит бирү планына ярашлы, язгы кыр эшләрен үткәрүгә таләп ителүче кредит процентын кайтаруга субсидияләргә ихтыяҗ 320 миллион сум булганда, Башкортстанга 160 миллион сум бүленде.
Республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов белдерүенчә, төбәк казнасыннан өстәмә рәвештә 150 миллион сум бүлү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур ярдәм булды.
Акча ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, ашлама, орлык һәм үсемлекләрне саклау чараларын сатып алуга юнәлтеләчәк. Мондый төрдәге дәүләт ярдәменә 1 гыйнвардан соң коммерция ставкасы буенча кредит килешүе төзегән предприятиеләр исәп тота ала. Аны алу өчен товар җитештерүчеләр Авыл хуҗалыгы министрлыгына кредитны максатлы файдалануны һәм процентларны вакытында түләүне раслаучы документ тапшырырга тиеш.
Төбәкнең крестьян-фермер хуҗалыкларына килгәндә, алар федераль программа буенча 88 миллион сум күләмендә булган ташламалы кредит белән файдалана ала.