-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 Май 2017, 02:00

“Без сыйфатка эшлибез!”

Илеш районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ялалов шулай ди.Илеш районы авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен республикада беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Агымдагы елда биредә 52 мең гектар мәйданда бөртекле, 5107 гектарда техник культуралар чәчү күзаллана. Бүген чәчүлек мәйданнарының 14 мең гектарында эш башкарылган да инде. Чәчү эшләре аеруча “Урожай” ширкәтендә, “Илеш МТС”ы җәмгыятендә, Гыйлемҗан Гайнетдинов, Илмир Ихсанов, Илдар Ялалов крестьян-фермер хуҗалыкларында, “Маяк”, “Илеш” кооперативларында, “Үзәк МТС”та оешкан төстә бара.

— Язгы кыр эшләренә җитди әзерлек белән килдек. Барлык төр техниканы көздән үк ремонтлап, әзерлек сызыгына куйдык. Шуларга өстәп, яңаларын алдык, җитәрлек күләмдә орлык, ашлама тупладык, хезмәтне оештыру буенча да анык чаралар күрдек. Менә шуларның барысы да бүгенге күрсәткечләрдә ачык чагылыш таба. Язгы кыр эшләре районда оешкан төстә бара, — ди ра­йон хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗа­лыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин.
Районда авыл хуҗалыгы тармагын күтәрүгә соңгы елларда крестьян- фермер хуҗалыклары да зур өлеш кертә. Мәсәлән, Илдар Ялалов җитәкләгән крестьян-фермер хуҗа­лыгы — нәкъ шундыйлардан. Хуҗа­лык карамагындагы басуларда бүген эш кайнап тора: дым каплатыла, ашлама кертелә, элита орлыклар чәчелә. Бу эшләрне тәҗрибәле механизатор­лар Рәфил Шәмсетдинов, Гый­лемҗан Мирхәйдәров, Фәнис Шәехмурзин, Индус Арсланов, Малих Хәбибуллин зур тырышлык салып башкара.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 5 майга чәчү эшләре 242 мең гектарда, ягъни планлаштырылган мәйданның 11 процентында башкарылган. Шул исәптән, бөртекле һәм кузаклы культуралар 188 мең гектарда (13 процент) чәчелгән. Чәчү кампаниясендә Дүртөйле, Баймак, Әбҗәлил, Әлшәй, Шаран, Чишмә Һәм Чакмагыш районнары өлгерлек күрсәтә.
Республикада 8,3 мең гектарда (16 процент) шикәр чөгендере һәм 24,8 мең гектарда (11 процент) көнбагыш чәчелде.

Техника паркын яңарту максатыннан крестьян-фермер хуҗа­лыгы язгы кыр эшләре алдыннан “К-704” тракторы, культивацияләү, тырмалау, ашлама тарату агрегатлары сатып алган. Аларны алуда Русия Хөкүмәте тарафыннан булдырылган 5 процентлы кредитны файдаланганнар.
Хуҗалык уңганнары барлыгы 1200 гектарда эш башкарырга планлаштыра. Җир куенына, башлыча, элита орлыклар салына. Быел Илдар Ялалов басуларында бодайның — “Архат”, “Ульяновская-105, арпаның — “Саша”, “Камашевский”, солының — “Степлер”, карабодайның “Яшьлек” сортлары игеләчәк. Болар — барысы да яңа сортлар. Бу аңла­шыла да, чөнки хуҗалык элита орлыклар үрчетү һәм сату белән шөгыльләнә. Узган елгы уңыштан гына да югары сыйфатлы 10 мең центнер элиталы орлык сатканнар. Аларны республика районнарыннан гына түгел, чит тө­бәк­ләр­дән дә килеп алганнар.
— Без күләмгә түгел, сыйфатка эшлибез. Югары уңышның нигезе, иң беренче чиратта, җир куенына сыйфатлы орлык салынуга бәйле, — ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдар Ялалов.
Быел да крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында игеннәр күкрәп уңар, аларга ихтыяҗ, һәр елдагыча, зур булыр, дип ышанабыз. Игенчеләргә исә күтәренке кәеф, көне елны туйдыра торган мәлдә армый-талмый эшләү­ләрен телибез.
Читайте нас