— Әлеге вакытта район хуҗалыкларында 4500 сыер асрала, — диде Иглин районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Вил Хафизов. — Һәр сыердан тәүлегенә 15 килограмм сөт савып алына. Сөт һәм ит җитештерү күләмен тагын да арттыру максатында токымлы маллар үрчетүгә, гаилә фермалары ачуга зур игътибар бирелә. Яңа фермалар төзелүдән тыш, гамәлдәгеләре төзекләндерелә һәм заманча җиһазландырыла.
Вил Динил улының фикерләрен ачык мисаллар дәлилли. 2017 елның гыйнварында көченә кергән законга ярашлы, малны махсус урыннарда гына чалырга һәм эшкәртергә рөхсәт ителә. Шунда ук итне базарда сатуга рөхсәт бирү эше дә җиренә җиткерелә. Билгеле, мондый урыннар оештырылмаса, терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерларга да, шәхси хуҗалыкларга да мәшәкать арта. Хәер, Иглин районында авыл уңганнарын хәзер бу мәсьәлә борчымый. Күптән түгел Кәлтә авылында Усубян хуҗалыгында мал чалу цехы сафка кертелгән. Русиядә җитештерелгән җиһаз куәте —тәүлегенә 20 баш мал. Бирегә фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да мөрәҗәгать итә ала. Малны махсус машина килеп ала. Эш беткәч, документлар белән итне китереп бирәләр.
Цех хезмәтләр күрсәтүдән бигрәк, Усубян хуҗалыгында ит җитештерүне арттыруны күздә тотып төзелгән. Хуҗалыкта бүген 400 баш терлек асрала. Киләчәктә өч ферманы 24 миллион сумга төзеклән-дерү күздә тотыла. “Гаилә фермасы” программасында катнашу өчен документлар туплана. Биредә ит токымлы маллар санын бер мең башка җиткерү планлаштырыла.
Иглин районында сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә ышанычлы адымнар ясала. Күптән түгел “Агротех” хуҗалыгында “Елочка” төрендәге икенче яңа саву залы сафка кертелгән. Биредә берьюлы 24 сыерны саварга мөм кин. “Агротех” хуҗалыгы 2012 елда ук “500 ферма” республика программасында катнашкан. Программа кысаларында 46 миллион сумга ике терлекчелек фермасы, бозау абзары, силос-сенаж чокырлары төзекләндерелгән. Шул ук елда берьюлы 20 сыер саварга мөмкинлек бирүче “Елочка” төрендәге саву залы төзелгән һәм Финляндиядән 154 баш Айшир токымлы маллар кайтарылган. Бүген хуҗалыкта Айшир һәм кара-чуар токымлы 1200 баш мал асрала. Шуларның 520се — сыерлар.
Күренүенчә, теләк һәм тырышлык булганда, авыл хуҗалыгы керем китереп, төбәк халкын азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә ала.
Айдар ЗӘКИЕВ.