+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
12 Мая 2017, 21:00

Заманча техника сынатмый!

Чакмагыш районында язгы басу эшләре оешкан төстә бара.“Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре дә язгы басу эшләрен дәррәү башлап җибәрде. Уҗым культуралары, күпьеллык үләннәр вакытында тырматылды, тукландырылды. Чәчеләчәк мәйданнарда дым каплатылды. Бу эштә 8 агрегат катнашты.

Хуҗалыкта эшне оештырып, һәммәсе өчен янып-көеп йөрүче Марат Казыйханов — районда иң тәҗрибәле бригадирларның берсе.
— Бездә барысы да тырыша, үзенә йөкләтелгән эшне намус белән башкарырга омтыла, – диде ул.
Басуларда эшнең көйле баруын үзебез дә күрдек. Куәтле “Джон-Дир” тракторында яшь механизатор Мират Казыйханов басу иңли, икенче сменада аны Мәсгуть Зыякаев алыштырачак.
– Бу заманча чәчү комплексында 2011 елдан эшлим. Аның белән культивацияләү, тырмату, чәчү кебек эшләрне берьюлы башкарып бул­ганлыктан, ул үзен һәрьяклап аклый, – ди Мират Марат улы.
Ул борчак чәчә иде. Ә менә Азат Вәкилев, Фазыл Хәйретдинов, “ДТ-75” тракторына “СЗ-6” чәчү агрегаты тагып, арпа уңышына нигез сала.
Фларит Әмирханов “К-700” тракторы белән кукуруз басуына ашлама кертә. Руслан Латыйпов, Тимерхан Латыйпов җирләрне кәтүкли. Ирек Латыйпов, Салават Гыйльванов, Фәндәр Исламов – чәчү орлыгы, Хәйдәр Дәүләтов, Алмаз Йосыпов, Филүс Газизҗанов ашлама ташый, Фирдәвис Кәбиров ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә. Эретеп ябыштыручы Фәних Тимерҗанов техниканы ватылуларсыз эшләтү сагында тора. Һөнәрчелек лицееннан практика үтүче булачак механизаторлар көндезге сменада чәчкечләрне хезмәтләндерә. Кооператив пешек­челәре Әлфия Зәйнуллина белән Раушания Газизова басу эшчәннәрен кайнар аш белән сыйлый.
Быел зарялылар барлыгы 3757 гектарга иртә культуралар чәчүне планлаштырган. Хезмәтнең сыйфатына зур игътибар бирелә.

Республика аграрийлары иртә иген культураларын чәчүне тәмамлау алдында. Авыл хуҗалыгы министр­лыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 11 майга Әбҗәлил, Бүздәк һәм Чишмә районнары – борчак, Әбҗәлил һәм Хәйбулла – солы, Әбҗәлил һәм Илеш районнары көнбагыш чәчүне тәмамлаган. Җәмгысы, борчак чәчүне – 19, солыны – 10, көнбагыш чәчүне өч район тәмамлады.
Төбәктә язгы чәчү эшләре 771 мең гектарда башкарыл­ган, бу – планга карата 36 процент. Шуның 596 мең гектарын бөртекле һәм кузаклы культуралар били. Бу планлаштырылган күләмнең 41 процентын тәшкил итә.
Читайте нас