Авыл хуҗалыгында соңгы вакытта “кооператив”, “кооперация”, “интеграция” дигән сүзләр еш кулланыла. Әмма бу очракта кооперативны кайчандыр таралган күмәк хуҗалыкларны алыштыручы юридик берәмлек дип кабул итәргә ярамый. Аграр галимнәр фикеренчә, кооперация бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре булмаган төбәкләрдә авылларны саклап калуда, крестьян ихаталарын үстерүдә иң ышанычлы юл булып исәпләнә. Авыл хуҗалыгы кооперативлары тәэмин итүче-сатучы, эшкәртүче һәм кредитлаучы төрләргә бүленә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 49 кулланучылар кооперативы теркәлгән, шуның 32се эшли, ә калган 17се эшчәнлеген туктатып, отчет та бирми башлаган. Ләкин шунысы бар: бу кооперативлар саны байтак еллар дәвамында артмый да, кимеми дә.
Үзара кооперациягә керүчеләрне берләштерүче кооперативлар республиканың 24 районында гына оештырылган. Баймак, Дуван, Караидел һәм Мәләвез районнарында аларның саны ике һәм аннан да күбрәк. Урынлы сорау туа: ни сәбәпле кулланучылар кооперациясе яклау тапмый? Бәлки, халыкка аның асылын аңлатып бирү җитешмидер. Әлеге мәсьәлә буенча парламентның профиль комитеты рәисе Рәсүл Госмановның фикере игътибарга лаек:
—Беренче чиратта, район хакимиятләренең әлеге мәсьәләгә карата җитдилеге җитешми, — ди Рәсүл Үзбәк улы. —Авыл халкына аңлату, аларны кызыксындыру чаралары күрелми. Шәхси ихаталар җитештерә, үстерә белә, ә сату культурасыннан ерак тора. Кооперациягә керүчеләр тигез хокуклы булырга тиеш. Акча, финанс ресурсларын бер кулда туплауга юл куярга ярамый. Минемчә, кооператив килешүләр төзү кооперациягә кергән һәркемнең тигез хокукын тәэмин итә. Бу документларны һәр районда мәгълүмат-консультация бирү үзәкләре әзерли. Кооперациягә керүче һәркемне махсус укытырга кирәк. Әмма бүген республиканың махсус аграр уку йортларында андый программалар юк дәрәҗәсендә.
Аграр ведомство башлыгы урынбасары Ләлә Дәүләтбаева чыгышыннан күренүенчә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына дәүләт ярдәме күрсәтү берничә этаптан тора. Аның беренче этабында, мәсәлән, гади крестьян ихатасы, ташламалы кредитлар яисә муниципаль район программасы буенча үзендә җитештерү белән шөгыльләнүче берәмлек буларак, арытаба фермер хуҗалыгы статусына ия булырга мөмкин. Әлеге схема буенча республикада ел саен 200 чамасы яңа КФХ теркәлә. Әйткәндәй, грант программалары буенча үз эшен башлаучы фермер — өч, ә гаилә терлекчелек фермалары буенча 10 миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлегенә ия. Ләлә Рифмир кызы фикеренчә, әлеге юнәлешнең киләчәге бар.
Саннар телендә: Узган елда республикада грант алуга дәгъва итүчеләрдән 400 заявка кабул ителсә, быел бу сан 500дән ким булмас дип көтелә. Әлеге юнәлештәге дәүләт ярдәме белән тулай аграр җитештерүдә фермерлар өлеше 10,4 процентка (17 миллиард сумга) җитте.
Авыл халкы җитештергән ихата продукциясен дә исәпкә алганда, аларны сату мөмкинлегенә ия булганда, ихтимал, сәүдә нокталарында читтән кертелгән ризыкка урын да калмас иде кебек. Тик моның өчен уртак максатларны кооперация аша берләшеп хәл итәргә кирәк.
Әйтергә кирәк, тармак министрлыгы урыннарда кулланучылар кооперативлары оештыру буенча тәгаен чаралар күрә. Соңгы ике елда әлеге максатларга казнадан 31,5 миллион сум акча бүленде, республика 6 кооператив оештырылды. Алар җитештерү, сату, эшкәртү һәм саклау белән шөгыльләнә. Ләкин шунысы бәхәссез: санаулы грантлар белән генә ерак китеп булмый. Быел да шушы максатларга 30 миллион сум бүленүе турында сүз бара. Әмма ул кемнәргә генә җитәр соң?
Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Мәгълүмат-консультация үзәге базасында Проект офисы оештырырга карар ителде. Аның белгечләре республикада кулланучылар кооперативларын оештыру, аларга ярдәм итүне үз өстенә алачак.
Гомумән, кооператив оештыру, кооперациягә керергә теләк белдерүчеләрне берләштерү, беренче чиратта, финанска барып тоташа. Хәерче халык беркайчан да бу эшне башкара алмый. Хәтта, бераз хәлле күренүче фермерга да җиңел булмаячак. Чөнки, залогка салырдай мөлкәтең, җирең юк икән, поручителең ышанычлы булмаса, бер генә банк та үзенә якын китермәячәк. Аннары, кооперация, нигездә, берләшеп эшләүче һәркем акчаны кооператив казнасына түгел, ә үзенә эшләвен аңларга тиеш. Моңа ирешү дә җиңелдән түгел...
Хөкүмәт йортында Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислегендә узган киңәшмәдә әлеге проблема югарырак дәрәҗәдә каралды. Анда сүз районнарда җитештерелгәнне муниципальара кооперациягә кереп эшкәртү һәм сату мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар. Мәсәлән, Дүртөйле, Бакалы, Мәләвез һәм Караидел районнарында карабодай ярмасын эшкәртүче предприятиеләр бар. Әмма алар ярты куәткә генә эшли. Сәбәбе — чимал җитешмәүдә. Рәсми мәгълүматлар буенча, бу төр чимал республикада җитәрлек үстерелә. Димәк, калган өлеше читкә озатыла дигән сүз.
—Муниципальара кооперацияне үстерү — беренче чиратта, урыннарда тотрыклы җитештерү, чимал белән тәэмин итү һәм аны эшкәртеп сату дигән сүз. Без әлеге хезмәттәшлекне үстерү кысаларында эре федераль һәм республика сәүдә челтәрләрен дә җәлеп итәчәкбез. Авыл хуҗалыгы кооперацясен үстерү буенча грант программалары тормышка ашырыла башлады. Якын киләчәктә аның нәтиҗәләре күренәчәгенә ышанабыз, — диде киңәшмәдәге чыгышында авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Утырышта билгеләнүенчә, мондый программаларның Урал аръягы һәм көньяк-көнчыгыш районнарда бәләкәй товар җитештерүчеләр санын арттыруга этәгеч бирәчәгенә ышаныч зур. Аеруча су кошларын, умартачылыкны һәм йорт куяннары асрау юнәлешендәге проектлар өстенлекле буларак билгеләнә.
Сүз дә юк, кооперациянең киләчәге булыр. Әмма бу чакыруны халык, әлегә ничектер, “колхозга керү” кампаниясе кебек кабул итә төсле. Авыл кешеләре арасында “Дәүләт үзе ышанамы соң кооперативлар көченә? Ышана икән, ни сәбәпле акчаны тамчылап кына өләшә? Башлангыч капиталсыз кооператив оештырып булмый. Авылда андый акча юк”, дигән сораулар ешрак яңгырый. Димәк, янә дә мәсьәлә исәп белән хисапның туры килмәвенә кайтып кала.