+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 Мая 2017, 21:00

Минутны да әрәм итмибез!

Яңавыл басуларында эш кайный. Быел биредә 23144 гектар мәйданда — бөртекле, 4558 гектарда — мал азыгы культуралары, 1150 гектарда күпьеллык үлән, 765 гектарда техник культуралар чәчү көтелә. Бү­ген чәчүлек мәйданнарының 7900 мең гектарында эш башкарылган да инде. Чәчү эшләре аеруча “Агрофирма Урада”, “Алексеевский”, Ленин исемендәге, “Янауль­ская МТС” хуҗалыкларында оешкан төстә бара. Район­ның “Янаульская МТС” муниципаль-унитар предприя­тие­се эш күрсәткечләре буенча ел да алдынгылар рәтендә.

— Бездә язга әзерлек көздән үк башлана, техниканы урып-җыюдан соң ремонтлый, әзерли башлыйбыз. Шулай ук, узган елда яңа техника алдык, җитәрлек күләмдә орлык, ашлама кайтардык, хезмәтне оештыру буенча да тиешле чаралар күрелде, — ди предприятие директоры Салават Гыйндуллин.
Әлбәттә, әзерлек дәрәҗәсе күрсәткечләрдә ачык чагылыш таба. Шөкер, чәчүгә быел соң төшелсә дә, “Янаульская МТС”­та эшләр кызу бара, тоткарлыкларга юл куелмый.
Басуларның берсендә Асаф Җәлилов һәм “КамАЗ” шоферы Валерий Чукавин җитен чәчү белән мәшгуль. Хуҗалык әлеге культураның быел мәйданын арттырган, чөнки узган елда җитен орлыгын сатудан яхшы гына табыш алганнар, быел аңа 160 гектар бүленгән.
Гомумән, хуҗалыкның 3360 гектар сөренте җирлә­ренең 2700 гектарын — бөр­теклеләр, 360 гектарын техник культуралар били. Басуларда 10 агрегат эшли. Асаф Җәли­лов иярләгән “К-744” тракторын һәм “Кузбасс” чәчү комплексын предприятие узган елда гына сатып алган. Яңа техникага сөенеп бетә алмыйлар, техниканы яңартуга предприятиедә зур игътибар бирелә.
— Көннәр шушылай явымсыз торса, эшләрне бер атнада тәмамларга исәп. Көне елны туйдыра торган вакыт бит, минутны дә әрәм итәргә ярамый, — ди хуҗалык рәисе.
Читайте нас