+27 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 Мая 2017, 21:00

Ашлаган җир — аш бирер

Бакалыда язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланалар.Районда барлыгы 74 мең гектарга якын чәчүлек мәйданнары исәпләнә.

— Хуҗалыклар яхшы әзерлек белән эшкә кереште, кондицияле орлык хәзерләнде, ашламалар кайтарылды, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рөстәм Солтанов. — Атап әйткәндә, “Нива”, “Үмәр”, “Мирзаит” җәмгыятьлә­рендә, “Якты чишмә” хуҗалыгында язгы чәчү зур оешканлык белән бара. Мәйданнарның яртысында эшләр тәмамланды. Бөртеклеләр белән беррәттән, техник культуралар — шикәр чөгендере, көнбагыш чәчелә. “Мирзаит” җәмгыяте кыр эшләренә районда беренчеләрдән булып кереште. Хуҗалыкта чәчү барышы хакында аның җитәкчесе Рәфис Хурамшин сөйли:
— Чәчү мәйданнары 1340 гектар тәшкил итә. Язгы эшләргә тиешенчә әзерләндек: 250 тонна, шул исәптән 43 тонна элита орлык хәзерләдек, 60 тонна минераль ашламалар сатып алдык. Көзен 420 гектарда бөртеклеләр чәчеп калдырган идек. Алар ярыйсы ук яхшы кышлаган, яздан аларга ашлама да керттек. Һава шартлары уңай килгәндә, уңыш узган елгыдан ким булырга тиеш түгел. Басуларыбызда бодай, арпа, борчак, карабодай, вика үстерәбез. Гомумән, агротехник чараларны дөрес кулланып, җирлә­ребезнең уңдырышлылыгын күтәреп булганны яхшы аңлыйбыз. 200 гектарда көнбагыш үстерә­чәкбез. Узган елда бу культура гектарыннан 12 центнер уңыш бирде. Әйтергә кирәк, яхшы уңыш алу өчен һәр эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Фәнил Гаделшин, Зөлфәт Хуҗин, Айвар Исмәгыйлев кебек тәҗрибәле механизаторлар нәкъ шулай эшли дә.
Илсур Хәкимов.
Читайте нас