Хуҗалык объектларының һәркайсында тәртип булуы беренче караштан ук күзгә ташлана. Машина-трактор паркына ел саен диярлек яңа техника кайтып тора, — ди хуҗалык җитәкчесе.
Соңгы берничә елда ул куәтле “К-744” тракторы, ике “Полесье”, өч “Агрос” комбайны, чәчү комплексы, “MacDon” чапкычы һәм башка төр авыл хуҗалыгы җиһазлары белән тулыланган.
— Яңа техникада югары күрсәткечләргә ирешми эшләү мөмкин түгел, — дип елмая алдынгы механизаторларның берсе Артем Шакирҗанов. — Язгы аяз көннең һәр минутын мөмкин кадәр файдалырак итеп үткәрергә тырышабыз: бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр генә түгел, чәчү төнге сәгатьләрдә дә дәвам итә. Эш шартларыннан канәгатьбез: кайнар аш басуга китерелә, хуҗалык идарәсе махсус эш киемнәре белән дә тәэмин итте.
Быел хуҗалыкта 500әр гектарда арпа, бодай, 200 гектарда силоска кукуруз, орлыкка әлеге культураны 80 гектарда чәчәләр. Моннан тыш, 40ар гектарда борчак, солы игеләчәк. Күпьеллык үләннәр 800 гектар мәйданны били. Бүлекчә директоры әйтүенчә, быелгы чәчүгә 180 тонна минераль ашлама кайтарылган.
— Басулар быел соңрак җитешә, бер-бер артлы койган яңгырлар да чәчү эшләрен тоткарлый, — дип уртаклашты Дәниф Даһи улы. — Тик авыр табигать шартларына карамастан, чәчүне тиешле срокларда тәмамлау максаты белән эшлибез.
Шул ук вакытта
Борай районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел районда язгы чәчү эшләре 41100 гектарда башкарылачак. Әлеге мәйданның 32200 гектары бөртекле культураларга бүленә, шул исәптән 6000 гектарда арпа, 18800 гектарда бодай, 3100 гектарда солы, 3000 гектарда кузаклылар игелә.
Уҗым культуралары 7500 гектарны били. Әйткәндәй, алар яхшы кышлаган, дип билгели белгечләр. Мал азыгы культуралары 21500 гектарда үстерелә. Якын көннәрдә борайлылар чәчү эшләрен тәмамлау максатын куйды.