Ләкин менә Гафури районының данлыклы Ленин исемендәге колхозын саклап калганнар. Ул гына да түгел, аны яхшы эшләүчеләр сафына чыгарганнар. Өч ел элек хуҗалыкның элекке рәисе Марат Мөстәкыймов хаклы ялга чыккач, эстафетаны булдыклы җитәкче Риф Мөэминов кабул итеп алган. Әйткәндәй, шушы ук Ялгызкаен авылында аның “Мөэминов” крестьян-фермер хуҗалыгы да уңышлы эшләп килә. Ике оешмада 50 кеше хезмәт сала. Хуҗалык Азат Ярмөхәммәтов, Радик Гобәйдуллин, Илдус Вәлишин, Владимир Михайлов, Наил Килмөхәммәтов кебек уңган эшчеләргә таяна.
Ленин исемендәге колхозда башлыча терлекчелеккә йөз тоталар. Биредә 543 баш мал асрала, шуларның 135е — савым сыеры. “Мөэминов”та сугым өчен 76 баш мөгезле эре терлек асрала.
Быел ике хуҗалык 600 гектар мәйданда — чөгендер,1560 гектарда — бөртекле культуралар, 140 гектарда көнбагыш чәчкән.
— Шөкер, техника җитәрлек. Элек Ленин колхозы басу эшләренә МТСларны җәлеп итә иде, безнең андый мохтаҗлыгыбыз юк, — ди Риф Мөэминов.
Быел чәчү мәйданнарына 300 тонна ашлама кертелгән. Аларның, ягулык-майлау материалларының хакы елдан-ел күтәрелә. Ә менә тир түгеп үстергән игеннең бәясе төшә. Әйтик, былтыр көнбагышның бер килограммын 20 сум белән сатсалар, быел 15 сум булган. Шулай ук Мәләвез шикәр заводына озатылган чөгендер өчен алынган шикәрнең дә хакы арзанайган.
— Базарда тотрыклылык юк, шуңа бизнес-план төзү мөмкин түгел, кредит алу хәвеф тудыра. Европада, әйтик, бөртекле ашлык концерны эшләп килә. Анда бер монополист булгач, хаклар да бер төрле генә. Бездә исә хакларны арадашчылар куя, — дип уфтана җитәкче.
Шушы авылда туып-үскән, хезмәт юлын үсмер чагында комбайнчы әтисенә ярдәмче булып башлаган Риф Вәкил улына җир эше бәләкәйдән таныш. Мәктәпне тәмамлагач, ул алдагы гомерен тик авыл белән бәйләргә ниятли. Теләген тормышка ашыру өчен Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Өч ел автомеханик булып эшләгәч, 1993 елда крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра. “Мөэминов” районда һәрвакыт алдынгылар сафында икән, бу, иң элек, булдыклы җитәкче тырышлыгы нәтиҗәсе.
Ә бит ул, үзеннән өлкәнрәк өч абыйсы кебек, Себер якларына йөреп эшли алган булыр иде. Ләкин Риф Вәкил улының йөрәге авыл дип өзгәләнә, бер генә участокта тәртип булмаса да, аның җаны тыныч түгел. Әле менә хуҗалыкка ветеринария табибы кирәк. Агрономнары Әхәт Тимеров хаклы ялда килеш эшләп йөри. Хәер, соңгысын алыштыручы бар. Мөэминовның улы Денис тиздән Башкортстан дәүләт аграр университетының агрономнар әзерләүче факультетын тәмамлаячак. Димәк, Мөэминовлар династиясе дәвам итә!
Крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләвенә киләсе елда 25 ел тула. Ә шушы көннәрдә Риф Вәкил улы үзе 50 яшьлек юбилеен билгели. Иген иккән — илне изге иткән, иген иккән — илне тук иткән, диләр. Яз — чәчүдән, көзен урактан кайтып кермәгән, туган җиргә муллык китерүче, өстәлләрне сыйга тутыручы игенчегә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!