+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 Мая 2017, 21:00

Сәүдә бәйгесендә — “Сабантуй”

Теплица хуҗалыгы Нефтекама халкын яшелчә белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә.Хәзер сәүдә нокталарында яшелчәләрнең төрлесен тәкъдим итәләр. Җәй якынлашу сатудагы яшелчә-җимеш төрлелегендә дә күренә. Киштәләрдә Төркия, Кытай, Испания, Үзбәкстан, Казахстаннан китерелгән продукция урын ала башлады. Помидор, татлы борыч һәм тагын берничә төрле яшелчәнең бәясе югары булса да, аларга ихтыяҗ бар. Хәер, Уфада Туймазы, Кушнаренко, Чишмә кыярлары да яхшы үтә. Башкортстан өчен импортның күбесе вакытлыча. Чөнки берничә айдан үзебезнең түтәлләр күпләп уңыш бирә башлаячак. Шул ук вакытта, республиканың үзендә җитештерелгән яшелчә белән тәэмин ителеше 70 процент тәшкил итә. Ягъни ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү өчен янә дә 144 мең тонна яшелчә кирәк дигән сүз. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге дефицитның 10 проценты читтән кертелгән продукция исәбенә канәгатьләндерелә.Республикада яшелчәчелекне үстерү юнәлешендә махсус программалар тормышка ашырыла. Эре аграр җитештерүчеләр билгеле, көндәшле базар шартларында үзләрен ышанычлырак тоя. Дәүләт ярдәме дә нәтиҗәлерәк. Урындагы халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итүдә бәләкәйрәк хуҗалыклар да мөһим роль уйный. Шуларның берсе — Краснокама районында урнашкан “Сабантуй” җәмгыяте.

Читайте нас