“Берләшкән ит төркеме” җәмгыяте структурасындагы “Башкортстан ашлык компаниясе” 2012 елдан бирле эшли. Аңа Әлшәй һәм Ярмәкәй районнарында җирләр бүленгән.
Ярмәкәй районында инвесторлар Жуков исемендәге җәмгыять активларын сатып алган һәм 8 Март авылында машина-трактор паркы булдырган. Анда Исламбахты, Тарказы, Бекет авылларыннан килеп эшлиләр.
Хуҗалыкта бодай, арыш, арпа, көнбагыш кебек гадәти культуралардан тыш, республикада сирәк игелгән ногыт борчагы һәм рапс та игелә.
Быел Ярмәкәй районында, чәчүлек мәйданнары артып, бөртекле культуралар 36,3 мең гектарда чәчелә (узган ел белән чагыштырганда, 105 процент), техник культуралар – 10,1 мең гектарда (116 процент), чөгендер – 1465 гектарда (126 процент).
Районда моржиналь культураларга зур игътибар бирелә. Биредә 1200 гектарда ногыт, 485 гектарда – горчица, 480 гектарда рапс игелә. Каты сортлы бодайны 1000 гектар мәйданда “Спартак-Агро”, “Иванова О.В.” хуҗалыкларында үстерәләр.
Быел районда чәчү мәйданнарына гектарына 22 килограмм исәбеннән 1250 тонна минераль ашлама кертелгән.
Ногыт борчагы дымсыз туфраклы Һиндстан, Пакистан, Бангладеш кебек илләрдә, шулай ук Русиянең Саратов, Ырынбур, Пенза, Әстерхан, Омск өлкәләрендә киң таралган. Ә Башкортстанда ул берничә генә хуҗалыкта бар. “Башкортстан ашлык компаниясе” бу культураны 2013 елдан бирле игә. Быелдан аның мәйданнарын 1000 гектарга арттыру каралган.
Ногыт борчагы эссе һәм салкын һава торышына чыдам. Ул игелгән басулар туфракны азотка баета һәм киләсе елда чәчеләчәк культураларның уңдырышлылыгын арттыра. Аңа азотлы ашлама кертергә кирәкми, урып-җыюдан соң бер гектар туфракта 50 килограммга кадәр азот кала.
— Без минераль ашламалардан органик ашламаларга күчү ягында, — ди агроном Винер Ибраһимов. — Моның өчен тавык тизәген кулланабыз. Ногыт борчагы чәчелгән басуларны сөргәндә аның тигезлегенә аерым игътибар бирелә. Моның өчен тик алдынгы технологияләр, заманча техника кулланыла.
— Яшьләрнең авылдан читләшүен аңламыйм. Мин биредәге хезмәт шартларыннан канәгать — яңа машина, аңа җитәрлек бензин бирелә, бушлай кәрәзле элемтә һәм туклану оештырылгач, берни турында да баш ватмый эшлисе генә кала.
1976 елдан бирле механизатор булып эшләгән, районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып чит ил техникасын “иярләгән” Владимир Додонов та аның фикерен куәтли:
— Гаиләләрен калдырып, Себергә эшкә киткән ирләр яңадан әйләнеп кайта безгә хәзер, шундыйларның өчесенә менә дигән эш табылды.