— Хуҗалыкның чәчү мәйданнары — 5200 гектар, быел шуның 1050 гектарында чөгендер чәчәбез. Былтыр 750 гектар мәйданнан мул уңыш үстереп алдык. Мәләвез шикәр заводына 33 мең тонна шикәр чөгендере тапшырдык. Заводка китерелгән бөтен чөгендернең 13 проценты безнең предприятиегә туры килә, — ди директор Рөстәм Бакиров.
Биредә җир кадерен беләләр. Аны ашлауга зур игътибар бирелә. Шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданга көздән — 4әр, яз көне чәчү алдыннан 4әр центнер минераль ашлама кертелгән. Яңа культуралардан быел 100 гектарда ногыт чәчелгән. Янә дә 200 гектарда борчак булачак. Люпинны инде восходлылар 2014 елдан үз иткән. Карабодай, арпа, солы кебек культураларга да урын җитәрлек.
Предприятие 2010 елда оештырылган. Аның җитәкчесе Рөстәм Бакиров — Уфа егете. Башкаладан көн саен диярлек килеп йөри. Эшчәнлекне 350 гектар сөренте җирдә башлаганнар. Хәзер гомум мәйданнар — 6100 гектар. Егерме елдан артык берни дә чәчелмәгәнгә күрә, чүп үләннәре күкрәп утырган 1000 гектарга якын җирне культуралаштырганнар. Ил Президенты Владимир Путинның бөтен җирләрне әйләнешкә кертү турындагы указын гамәлгә ашыру мисалы монысы.
Җир күбәйгәч, техникага мохтаҗлык та арта. Быел ике зур трактор алганнар. Баш агроном Рөстәм Фәйзуллин кул астында Руслан Ильясов, Фәрит Кинҗәбулатов, Сергей Большаков, Данис Рәхмәтуллин, бертуган Сергей һәм Дмитрий Михайловлар кебек ир-узаманнар басуларда тырышып эшли. Гомумән, предприятие 52 кешене эшле иткән. Җитәкчелек хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту чарасын күрә. Антоновка авылында ремонт остаханәсе янында офис белән бергә эшчеләр өчен аерым бүлмә булдырылган. Эштән соң юынып чыгарга душ кабинасы да урнаштырылган. Хезмәт хакын аена ике тапкыр түлиләр.
Киләчәккә планнар зурдан. Хуҗалык терлекчелек белән җитди шөгыльләнергә җыена. Әле Игенъелга авылы фермасында 730 баш сарык, 20 баш ат асрыйлар. Планда “Родина” агрофирмасы мәйданнарында ярымфабрикатлар цехы ачу, кошчылык тармагын үстерү. Булдыклы егетләрнең ниятләре тормышка ашсын, дип теләргә генә кала.