Ярыш урыны итеп “Мәтәүтамак”ның сайланылуы шуның белән аңлатыла: үткән елгы район бәйгесендә нәкъ шушы хуҗалык савучысы Чулпан Исламова җиңүче булып танылды һәм, урнашкан гадәт буенча, киләсе бәйге шул хуҗалыкта оештырылды. Мондый чараларны үткәрүдә районның алдынгы хуҗалыгы “Мәтәүтамак”та бай тәҗрибә тупланган, әлбәттә.
Бәйге үзәк сөтчелек фермасында үтте, биредәге абзарлардагы чисталык һәм пөхтәлек, терлекчеләргә тудырылган уңайлы эш шартлары тәүге караштан ук күзгә ташлана. Бер сүз белән әйткәндә, һөнәри бәйгедә катнашучыларга осталыкларын күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде.
— Терлекчелеккә табышлы тармак сыйфатында игътибарны арттырмыйча чарабыз юк, — ди хуҗалык җитәкчесе Мөнир Гарифуллин. — Ел әйләнәсенә диярлек хуҗалык икътисады терлекчелектән алынган керемгә таяна. Уртача алганда, шул исәптән кышлату чорында да, һәр көнне 2,5 тонна сөт сатыла. Маллар җәйләүгә чыккач, җитештерү күләме тагы да арта. Хәзерге чорда һәр сыердан тәүлеклек савым 20 килограмм тәшкил итә. Сатып алу хаклары без исәп тотканнан түбәнрәк булса да, сөт тапшырып кына да байтак акча эшлибез.
Хуҗалыкта 750 баш сыер малы асрала, шуның 200 баш тирәсе – савым сыерлары. Төп игътибар сөт терлекчелеген үстерүгә юнәлтелә, билгеле. Әлеге максатта үткән елда җитди адым ясалган – хуҗалыкның савым көтүе 55 баш “гольштин-фриз” токымлы маллар белән тулыландырылган. Әйтергә кирәк, алар икътисади яктан үзләрен аклый башлаган да инде. Көндәлек савымның былтыргы чордан 400 килограммга артуы нәкъ шуның турында сөйли. Алдагы ике елда хуҗалыкта савым көтүен тулысынча югары продуктлы яңа токым маллар гына тәшкил итәчәк.
Гомумән, терлекчелекнең табышка эшләүгә күчүенә дәүләт дәрәҗәсендә матди ярдәм күрсәтелә башлавы да этәргеч бирә. Хуҗалык югары сыйфатлы продукция тапшыру исәбенә зур гына күләмдә субсидия дә ала. Монысы инде терлекчеләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге бирә.
Төп тармак саналучы игенчелек басучылык — терлекчелекнең төп таянычы. Хуҗалыкның сөренте җирләре — 2500 гектар, бөртеклеләр шуның 1600 гектарында игелә. Әйткәндәй, “Мәтәүтамак” хуҗалыгы язгы чәчүне районда беренчеләрдән булып тәмамлаган. Мөнир Мансур улы бу җәһәттән механизаторлар Финат Фәйзуллин, Илфир Сираев, Салават Шәфыйков һәм Айдар Минәҗевның фидакарь тырышлыгын аерым билгеләп үтте.
Башка еллардагы кебек үк, быел да чәчү әйләнешендә, бодайдан тыш, өстенлекне фураж культуралары — арпа һәм солы алып тора. Былтыр биредә чәкәнгә кукуруз игеп караганнар. 250 гектар гомум мәйданның 50 гектарында үстерелгән ул. Белгечләр раславынча, тәҗрибә уңышлы килеп чыккан, маллар рационында кукуруз чәкәне булу сөт җитештерүнең саллы гына артуына китергән. Шуны исәптә тотып, чәкәнгә кукуруз мәйданы быел берникадәр арттырылган да.
“Мәтәүтамак” хуҗалыгында үткән район бәйгесе үзенчәлекле форматта оештырылды, анда хуҗалык җитәкчеләре, тармак белгечләре дә катнашты. Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән берлектә алар хуҗалык эшчәнлеге белән тулырак танышу максатында сөтчелек фермасында булды, терлекчеләр бәйгесен карады. Аннары җитәкчеләрдән торган төркем, шушы төбәк хуҗалыклары басуларына чыгып, чәчүлекләр торышына бәһа бирде.
Терлекчеләр бәйгесенә йомгак исә Мәтәүтамак авылының үзәк мәйданында ясалды. Әйтергә кирәк, оештыручылар һөнәри бәйгегә хезмәт бәйрәме төсе дә бирә алган. Бәйрәмдә катнашучыларны районның үзешчән сәнгать осталары тәбрикләде. Җылы шартларда үткән тантананы район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Марат Ибраһимов алып барды. Савучылар арасында район ярышында беренче урынны “Куш-Бүләк” хуҗалыгы савучысы Гөлнара Кузмичева яулады. Икенче урынга “Мәтәүтамак”тан Юлия Нуретдинова чыкты. Өченче урын исә “Өсән” авыл хуҗалыгы кооперативыннан Сәрия Шәкүровага бирелде.
Терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары бәйгесендә беренче урын хаклы рәвештә “Нерал-Матрикс” җәмгыятеннән Салават Насретдиновка бирелде. Икенче урынга — “Бишенде”дән Геннадий Адошев, өченчегә “Рассвет”тан Флүзә Әхмәтова чыктылар. Моннан тыш, дәртләндерү номинацияләре буенча да җиңүчеләр ачыкланды. Хезмәт бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр район сабантуенда тапшырылачак.