+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
5 Июня 2017, 06:15

Мул азык — югары уңыш ул

Терлекчелек тармагында эшчәнлекне югары дәрәҗәдә оештырыйм, гомумән, сөт һәм ит җитештерүне арттырыйм, дисәң, беренче чиратта, ныклы азык базасы туплау шарт.

Шуңа да мал азыгы хәзерләүчеләр алдына җитди бурычлар куела. Ә бурычларны үтәү өчен тиешле техника, авыл хуҗалыгы машиналары кирәк. Быелгы ел үзенчәлекле, мондый шартларда хезмәтне ничек оештырырга? Ничек итеп сыйфатлы мал азыгын күбрәк тупларга? Менә шушы мәсьәләләрне хәл итү, киңәшләшү өчен Чакмагыш районының Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында семинар үтте. Район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар, зоотехниклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре чакырылды.

Анда район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов, шушы бүлек һәм мәгълүмат-консультация үзәге белгечләре, мәртәбәле кунаклар – республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, “Россельхозцентр”ның Башкортстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов, Башкортстан аграр университеты галиме Игорь Кузнецов, җаваплылыгы чикләнгән “Экопрод” җәмгыяте директоры Рөстәм Бәдретдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Дозоагро” җәмгыяте (катнашазык заводларының Казандагы филиалы) директоры Рафаэль Гайнетдинов катнаштылар.

Семинарны кооператив рәисе Илфир Зарипов ачты, эшчәнлекләре белән таныштырды, социаль мәсьәләләргә кагылып үтте, алга куелган план-максатлары белән бүлеште. Аннан соң кооперативның мал азыгы хәзерләүдә катнашучы техникасын карадылар. Район авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Алик Гайсин һәр төр техника берәмлеген куллану үзенчәлекләрен аңлатты, сорауларга җавап бирде.
Рәзифә СӘХӘПОВА.
Читайте нас