— Дөрес, мал азыгын мул хәзерләү, аларның рационын туклыклы һәм файдалы матдәләр белән баету, “500 ферма” программасы кысаларында барлык терлекчелек комплексларын да заманча дәрәҗәдә үзгәртеп кору, алдынгы технологияләр белән коралландыру хәзер кышкы чорда да җәйләүдәге кебек мул сөт савып алу мөмкинлеге бирә. Әйтик, кышын тәүлегенә 4-4,5 тонна сөт савып алсак, җәйләүгә чыккач, әлеге күрсәткеч 5 тоннага якынлашты. Әлбәттә, җәйләү чоры мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырышабыз, — диде, терлекчелектә эшләр торышы белән таныштырып, Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Аның белдерүенчә, хуҗалык маллары бүгенге көндә дүрт җәйге лагерьда тупланган. Аларның барысы да төзек һәм “500 ферма” программасы таләпләренә ярашлы тиешенчә җиһазландырылган. Көтүчеләр Илшат Әдеһәмов, Айдар Насретдинов, Михаил Никифоров һәм Владимир Данилов та йөкләтелгән эшкә гаять җаваплы карый. Көнозыны яшел үлән уртлап йөргән мәхлуклар лагерьларга һәрвакыт туеп, мул сөт туплап кайта. Бәлки шуңа да Фәридә Насретдинова, Нурия Әһлиуллина, Лариса Никифорова кебек алдынгы савучыларның бу көннәрдә кәефе аеруча күтәренке. Сөт саву буенча алар хуҗалыкта әйдәп барса, башка хезмәттәшләре дә әлеге алдынгылар үрнәгенә иярергә тырыша.
— Сөт сатуга бәйле мәсьәләләр дә юк. Мәләвез сөт заводы белән килешеп, яхшы мөгамәләдә эш итәбез. Шуңа да кәефләр көр. Бүген инде “яшел урак”ка төшү хәстәре белән янып йөрибез, — диде озайлы яңгырлардан соң калын булып өлгереп килүче күпьеллык үләннәр басуларына караш ташлап Фәйрүз Галиев.