Бәйгечеләрне һәм кунакларны иртән үк бәйрәм кәефе, районның үзешчән артистлары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре башкаруындагы җыр-биюләр каршы алды. Стәрлетамак район хакимияте башлыгы Рөстәм Баһаветдинов чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча районның озак еллар буе республикада алдынгы урыннар биләвен билгеләде. Һәм бу уңышлар, әлбәттә инде – район авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре, белгечләре һәм җитәкчеләренең фидакарь хезмәт җимеше.
Мондый һөнәри бәйгеләр – иң осталарны ачыкларга булышлык итүче ярыш мәйданы гына түгел, белгечләр өчен тәҗрибә уртаклашу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек тә.
Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Салават Фәритов шуны ассызыклады: машина белән сыер саву сөтчелек фермасында иң җаваплы процессларның берсе. Аның нәтиҗәсе саву корылмаларының сыйфатына да, савучыларның осталыгына, белеменә дә бәйле. Шулай ук яхшы күрсәткечләргә малларның токымы да йогынты ясый. Дөньякүләм тәҗрибә күрсәтүенчә, маллар сыйфатын яхшырту ясалма орлыкландырудан башка мөмкин түгел. Бу җәһәттән Стәрлетамакта эш югары дәрәҗәдә куелган. Саннар шул хакта сөйли. 2016 елда район терлекчеләре 40 мең тонна сөт, 19 мең тоннадан артык ит җитештерделәр. Һәр сыердан 5692 килограмм сөт савып алынды, тәүлеклек артым 700 грамм тәшкил итте. Бүген тәүлегенә 115 тонна сөт савып алына, район буенча һәр сыердан көненә – 17,7, ә кайбер хуҗалыкларда 20-23 килограмм сөт савыла.
Бәйгедә район хуҗалыкларыннан 11 савучы һәм 15 ясалма орлыкландыру технигы көч сынашты. Абруйлы жюри, бәйгегә йомгак ясап, алдынгыларны билгеләде. Машина белән сыер савучылар арасында Ирина Айгөлева (“Дуслык”), Людмила Храповецкая (Калинин исемендәге хуҗалык), Аделина Шәфыйкова (Салават агрофирмасы), Айсылу Таһирова (“Фрунзе”) җиңеп чыкты. Ясалма орлыкландыру техникларыннан Лилия Галина – беренче (“Рощинский” совхозы), Маргарита Патраева (“Авангард”), Азамат Әхмәтшин (Калинин исемендәге хуҗалык) – икенче, ә Светлана Юраш (“Дуслык”) өченче урынны яулады. Барлык җиңүчеләр акчалата бүләкләргә һәм ихлас тәбрикләүләргә лаек булды.
Регина САФОНОВА,
Ләйсән МАЮСУПОВА.