— Илшат Илдусович, кызу чорда “Кызыл таң” гәзите журналисты белән әңгәмәләшергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт. Шуңа күрә сорау да кыска һәм конкрет. Авыл хуҗалыгы тармагында узган елдагы эш йомгаклары мәгълүм. Ә Дәүләт программасы хуҗалыкларның икътисадында, хезмәткәрләрнең эш хакында ничек чагылды?— Димәк, җавап та шулай ук кыска һәм төгәл булырга тиештер, шәт. 2016 елда авыл хуҗалыгы оешмаларының рентабельлелеге, субсидияләрне дә исәпкә алып, 13,4 процентка җитте, ә дәүләт программасы буенча ул 11 процент иде. Барлык 702 эре һәм уртача аграр предприятиеләрнең 93,6 проценты елны табыш белән тәмамлады. Аннан алдагы елны ул 93,3 процент иде. Шулай ук, телгә алынган программада тармакта уртача айлык эш хакын 16,3 мең сумга җиткерү бурычы куелса, чынында күрсәткеч 17 мең 986 сум тәшкил итте. Чагыштыру өчен шуны да әйтергә телим: Уфа районында аграр тармакта уртача хезмәт хакы узган елда 27 мең сумга җитсә, Мишкә районында 9 меңнән аз гына күбрәк булды.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов берничә ел элек аграр җитештерүдә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлешен арттыру бурычын куйган иде. Узган ел тулай җитештерүдә эре товар җитештерүче һәм КФХлар өлеше 48,8 процент, ягъни, 80,8 миллиард сумга җитте. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 3,1 процент булды. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция үткән елда 54 проценттан 51,56 процентка кимеде.
— Быел стратегик планга ярашлы, Башкортстан аграрийлары 2,8 миллион тонна ашлык җитештерү бурычын куйды. Сез әлеге күрсәткечкә ирешүдә төп механизмны җир хуҗалары басуларны нәтиҗәле һәм максатлы файдалануда күрәбез, дип әйткән идегез. Аннары Комитет утырышында депутат Руфина Шиһапова Сезгә: “Башкортстандагы мөмкинлекләр, дәүләт ярдәме һәм куәтле матди база белән ашлыкның тулай җыемын 4-4,5 миллион тоннага җиткереп булмыймыни?” – дип сорау биргән иде. Дәүләт программасында быелга 2,8 миллион гына билгеләнгән.— Үсемлекчелек, игенчелек тармагын үстерүгә дәүләт һәм республика казнасыннан финанслау 100 процентка үтәлде. Хәтта программадагы максатлы индикаторга карата үсеш 3,9 процент тәшкил итте. 2016 елда рекордлы уңыш — 3,3 миллион тонна ашлык җыелды. Бу республика ихтыяҗын тулысынча капларга җитте.
Сезнең сорауга килгәндә, аңа берьяклы җавап биреп булмый. Ихтимал, якын елларда ашлыкның тулай җыемын 4-4,5 миллион тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлегебез дә бардыр. Әмма бүген ул кадәр күләмдә үстерү үзен акламый. Чөнки, ашлык базарында сорау аз. Аны чит илгә озату өчен тимер юл белән диңгез портына озату кыйммәткә төшә. Әмма без бу юнәлештә эшлибез. Ә илнең эчке базарында ашлыкның үзкыйммәте, мәсәлән, тоннасы 5,5-6 мең сумга кадәр төште. Әгәр дүрт миллионлы рекордка ирешү максаты куелса, бу инде тагын да күбрәк ашлама, техника ягулыгы кирәк дигән сүз. Узган елның көзендә ашлык хакы 9 мең сум чамасы иде. Бәяләр әле дә кими. Бу тенденциянең тиз генә туктамавы да ихтимал. Икенче яктан караганда, артык ашлыкны терлекчелек өчен файдаланырга булыр иде. Әлегә ул кадәр ашлык кулланырдай маллар юк.
— Илшат Илдусович, Башкортстан әлегә кадәр “Русиянең сөт башкаласы” исемен горурлык белән йөртте. Сер түгел, 2016 елда республика Дәүләт программасында каралган күләмдә сөт җитештерә алмады. Берничә айдан Уфа янә дә “Сөтле ил-2018” Бөтенрусия фестивален үткәрергә әзерләнә. Аңа кадәр күрсәткечләрне ныгыта алырбызмы?— Билгеле, сөт җитештерү бераз кимеде. Узган елда бер миллион 866 мең тоннага җиткерү бурычы куелган булса, без аны 92,7 процентка гына үти алдык. Әмма мин бу сорауга сезнең җавап белән килешмәс идем. Федераль округта тулай сөт җитештерүдә Башкортстан өлеше 18,4 процент тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча республика ил төбәкләре арасында икенче урында. Сәбәбе нәрсәдә дигәндә, узган ел шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары саны 7,5 процентка, ә сөт җитештерү 9,2 процентка кимеде. Һәм әлеге саннар республика буенча күрсәткечләрнең кимүенә сәбәпче булды.
Эре аграр товар җитештерүче хуҗалыклар тарафыннан сөт җитештерү арта бара. Фермерлар һәм аграр предприятиеләрнең берлектәге өлеше 3,6 процентка үсте. Хәзер ул тулай җитештерүдә 41 процент тәшкил итә.
Безнең белешмә. Тулай сөт җитештерү күләмендә аграр предприятиеләр һәм фермер хуҗалыклары өлеше Киров өлкәсендә — 93,2, Удмуртиядә — 88,5, Мордва Республикасында — 83 һәм Татарстанда 67,9 процент тәшкил итә.
Шунысы да мәгълүм булсын, аграр предприятиеләрдә сөт савып алу 10,9 процентка артып, һәр сыердан уртача 4896 килограммга җитте. Соңгы 30 елда бу безнең республика өчен рекордлы күрсәткеч булып тора.
— Аграр җитештерүдә фермерларның роле турында берничә сүз әйтеп үтсәгез иде. Максатлы программаларның нәтиҗәсе булдымы?— Аларның кайсы юнәлештә һәм ничек эшләүләре турында еш язылды. Шунлыктан, әлеге категория хуҗалыкларның аграр җитештерүдәге өлеше турында кыска гына таныштырып үтәргә телим.
Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү максатында республикада “Гаилә терлекчелек фермалары” һәм “Үз эшен башлаучы фермер” грант программалары тормышка ашырыла. Алар гамәлгә кереп, биш ел дәвамында шушы максатка 1,2 миллиард сум акча бүленде. Алар яхшы нәтиҗә бирә. Биш ел эчендә фермерларның аграр җитештерүдәге өлеше 5,8дән 10,4 процентка җитте. Әлеге документ бигрәк тә Урал аръягы һәм төньяк-көнчыгыш районнарның социаль-икътисади үсешен яңа баскычка күтәрүгә мөмкинлек бирде. Фәкать әлеге программа кысаларында 1,5 меңнән күбрәк яңа эш урыннары булдырылды. 2015 елдан яңа программа эшли. Ул авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын оештыруны, аларга ярдәм итүне күз уңында тота.
— Дәүләт программасын тормышка ашыруда тармакны модернизацияләү, техник базасын тагын да көчәйтү мөһим роль уйный. Бүгенге икътисади хәл-шартларда тармакны техник коралландыру эше ничек тора?— 2011 елдан башлап республиканың төрле категория хуҗалыклары 17,2 мең берәмлек төрле техника һәм җиһаз сатып алды. Аның гомум бәясе 22 миллиард сумга якынлашты. Сатып алу чыгымнарының уртача 26 процентын дәүләт субсидия рәвешендә аларны сатып алучыларга кайтарып бирде. Үткән елда техника паркы 2185 мең берәмлеккә тулыланды.
Иң мөһиме, ашлык комбайннарының тузу күрсәткече 45 процентка кимеде, аларның уртача “яше” 9 елдан артмый. Техника паркы яңаруга бәйле, бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү вакыты — 10, ә урып-җыю вакыты 20 көнгә кадәр генә калды. Бер сүз белән әйткәндә, боларның һәммәсе дә тармакта тулай җитештерүне арттыруда ышанычлы тыл, көч булып тора. Республиканың җитештерүдәге үзенчәлеге шунда ки, бездә барлык тармак эшчәнлеге дә үзара бер-берсенә бәйле. Һәм аларның һәммәсе дә техник модернизацияләүгә, яңа технологияләргә, терлекчелектә токымлы малга, фәнни нигезләнгән сыйфатлы мал азыгы җитештерүгә бәйле. Кайсы юнәлешләрне өстен итеп куярга кирәк дип сорау биргәндә, мин аны югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә, аграр предприятиеләрне егәрле яшь белгечләр белән тәэмин итүгә дип җавап бирер идем. 2017 елга һәм аннан соңгы елларга билгеләнгән амбициоз планнарны тормышка ашыруда алар “төп йөк”не тартырга тиеш.
— Сезнең белән әңгәмәдә без авылдагы социаль мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе, торак һәм юл төзелеше, су һәм табигый газ белән тәэмин итү эшләре турында сүз алып бармадык. Башкарылганы болай да мәгълүм. 2017 елда да Дәүләт программасы кысаларында байтак планнар билгеләнә. Шулай да дәүләттән финанс чикләнәчәк, эшләрнең күбесе кәгазьдә генә калачак икән, дигән фикерләр дә бар... — Беркемгә дә андый нәтиҗә ясарга сәбәп юк. Иң зурларын исәпкә алганда да Мәләвез, Илеш, Туймазы районнарында комплекслы төзелешләр тәмамлану алдында. Биредә торак, фельдшер пунктлары, мәктәп, балалар бакчалары, спорт комплекслары булачак. Быел Краснокама районының Арслан авылында зур проект тормышка ашырыла башлады. Күпме күләмдә акча таләп ителәчәге мәгълүм.
— Илшат Илдусович, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасына тәгаенләнүегезгә ярты ел чамасы вакыт үттте. Ведомство аппаратында гына түгел, гомумән, аграр сәясәттә дә җитди генә үзгәрешләрне тоеп өлгердек. Ихтимал, әлегә ниндидер нәтиҗә ясарга, бәя бирергә дә иртәрәктер. Шулай да, Сезнең карашка, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы алдында беренчел бурычлар нәрсәдән гыйбарәт? Урыннарда эшне ни рәвешле оештырганда нәтиҗә тагын да яхшырак булыр иде?
— Әлбәттә, алда торган бурычлар республика җитәкчелеге билгеләгән сәясәт, ил-дөнья күләмендә аграр бизнесның кайсы юнәлештә эшләве белән бәйле. Ә безнең быелгы бурыч — агрокомплексның стратегик юнәлешләрен һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген үстерү. Игътибар иткәнсездер, хәзер аграр бизнес белән идарә итү, бюджет акчаларын нәтиҗәле тотыну алымнары да тамырдан үзгәрде. Быелдан салымын түләү буенча бурычлары булган һәм бурычка алган бюджет акчаларын кайтарып бирергә сәләтсез аграр хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелмәве дә үз нәтиҗәсен бирер, дип уйлыйм. КФХларның эшчәнлеген җанландыру, кооперативларга берләштереп көчләрен ныгыту буенча эш башланды.
Стратегик планга ярашлы, Башкортстанда быел 185 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү бурычы тора. Бу узган елдагыдан 20 миллиард сумга күбрәк. Исәпләүләргә караганда, авыл хуҗалыгы һәм фермерларның җитештерү куәте нибары 70 процент күләмендә генә тормышка ашырыла. Бу да зур резерв. Ит һәм сөт җитештерүдә дә эчке мөмкинлекләребез аз түгел. Әйтергә кирәк, быел республика хуҗалыкларындагы элекке буш торган сөтчелек комплексларын тергезү юнәлешендә зур эш башкарачакбыз. Аннары, савым сыерларының генетик потенциалы елына 5500-6000 килограммга җитүен исәпкә алганда, алда нинди максатлар торуын әйтеп тормыйм.
Авылда, аграр җитештерүдә беркайчан да җиңел булмады. Соңгы еллардагы сынаулар, һәр хуҗалык үзенчәлеген исәпкә алып, ничек яшәргә, хезмәтне оештырырга кирәклеген аңларга ярдәм итте. Базар шартларында аграр бизнес таләпләренә яраклашып эшли белүче җитәкчеләр заманы бүген. Әмма аларның эшчәнлеге авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, крестьян ихаталарының куәтен күтәрүгә һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген үстерүгә булышлык итәргә тиеш.