“Без Башкортстанны дөньяга танытабыз!”
“Башкирский гусь” җәмгыяте продукциясе чит илләрдә дә сорау белән файдалана.Моннан ике ел элек Федоровка районындагы киң билгеле “Башкирский гусь” җәмгыятендә булып, анда уңышлы тормышка ашырылучы “Казчылык буенча интеграция” дип аталучы уникаль программа эшчәнлеге турында бәян иткән идек. Предприятиедә әлеге программа бүген дә эшлиме һәм узган чорда ул нинди нәтиҗәләр белән билгеләнгән? Югары сыйфатлы продукциясе белән бүген республика һәм ил базарларын гына түгел, чит дәүләтләрнең сәүдә киштәләрен дә яулый баручы “Башкирский гусь” җәмгыятендә моннан тыш тагын нинди уникаль программалар һәм инвестиция проектлары тормышка ашырыла? Гомумән, базар кануннарын тирәнтен аңлап һәм киләчәккә йөз тотып эш итүче предприятие нинди бурыч-максатлар һәм үсеш стратегиясе билгеләгән? Шушы һәм башка сораулар белән без предприятиенең генеральный директоры Рәсим Сәетбатталовка мөрәҗәгать иттек.