— Марат Галиевич, бүген-иртәгә туймазылылар күмәк рәвештә мал азыгы хәзерләү кампа-ниясенә кушылачак. Районда, муниципаль программа кысаларында мал санын арттыру бурычы да куелды. “Яшел урак”ны нинди шартларда җиңеп чыгарга исәп тотасыз? Ничә гектарда эш башкару мәшәкате көтә?
— Без аны атна-ун көн элегрәк тә башлаган булыр идек, әмма яңгырлар комачаулады. Плантациядә үлән чәчкәгә бөреләнеп өлгергәнче беренче чабымны җыеп өлгерергә кирәк. Гомумән, мал азыгы культуралары 20 мең гектар чамасы мәйданны били. Быел без корылыкка бирешмәүче культураларга өстенлек бирдек. Судан үләне, кукуруз, башка кузаклылар төркеме — әнә шундыйлардан. Соңгысы ике мең гектардан да арта. Аннары, сөт тер-лекчелегенә махсуслашкан хуҗалыклар һәр сыерга берәр гектар исәбеннән кукуруз чәчелде. Узган ел аның мәйданы 4200 гектардан артмаган булса, быел 5 мең гектарга җиткердек. Гомумән, быел печәнне — 12 мең, сенажны — 40 мең һәм силосны 50 мең тонна хәзерләргә тиешбез.
— Һәр малга күпме азык тупланачак? Сөт җитештерүдә ул ничек чагылыр дип уйлыйсыз?
— Ашлык фуражын исәпкә алмаганда, районда һәр шартлы баш малга 30-32 центнердан да кимрәк тупланмый иде. Әмма без югарыда телгә алынган күләмдә яшел масса хәзер-ли алсак, күрсәткеч 36 центнердан ким булмас дип фаразлыйбыз. Ашлык фуражына ихтыяҗ — 15 мең тонна. Димәк, азык берәмлеге 40 центнерга якынлашачак. Бу кадәрле мал азыгы безгә уртача еллык савымны 5әр мең килограммнан арттырырга ярдәм итәчәк. Әйтергә кирәк, узган ел һәр сыердан 5380 килограмм сөт савылса, быелгы бурыч — 5460 килограмм. Билгеле, моңа ирешү өчен мал азыгының сыйфатлы булуына ирешү белән беррәттән, аның өстәмәләр белән баетылуы да мөһим.
— Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, “яшел урак” чорында аерым районнарда мал азыгы хәзерләү техникасы җитешмәве күзәтелә. Сезнең районда булган техник мөмкинлекләр бу кампанияне вакытында үткә-рергә мөмкинлек бирәме?
— Соңгы елларда аграр хуҗалыкларның техник мөмкинлекләре артты. Республика Хөкүмәтенең сатып алынган техника бәясенең бер өлешен субсидия рәвешендә кире кайтаруы да зур ярдәм булды. Әлеге көндә 21 берәмлек мал азыгы комбайны, шул исәптән 17се — үзйөрешле һәм дүрт тагылма техника басуга чыгарга әзер. Аларның кайберләре эшли дә инде. Кызганычка каршы, фермер хуҗалыкларында хәл катлаулырак. Гомумән, район буенча бер комбайнга исәпләгәндә 370 гектарда эш башкару бурычы тора. Бу — республика буенча уртача күрсәткеч. “Үзәк” МТСның Туймазы филиалы, шулай ук, алты комбайн һәм дүрт үзйөрешле чапкыч белән ярдәм итәчәк. 10 июньгә район буенча “яшел урак”та катнашачак барлык техникага белгечләр тарафыннан “тикшерү” үткәрелеп, эшләргә рөхсәт алынды.
Мал азыгы туплау чорына 15 комплекс әзерләнде. Алар нигездә сенаж һәм силос хәзерләү белән шөгыльләнәчәк. Бу бригадаларга “Дон-680”, “Джон-Дир”, “Полесье” һәм “Ягуар” мал азыгы комбайннары беркетелде. Гомумән, хуҗалыкларда печән хәзерләүдә 32 чапкыч, 53 берәмлек масса җыеп кысу агрегаты катнаша.
— Ягулык-майлау материаллары белән проблема бармы?
— Мал азыгы хәзерләү кампаниясендә барлыгы 575 мең тонна техника ягулыгы таләп ителә. Моның өчен 23 миллион сум акча кирәк дигән сүз. Әлегә ниндидер проблема көтелми. Әмма эш барышында һәммәсе дә күренәчәк. Аграр хуҗалыклар бу мәсьәләгә аеруча җаваплы карый һәм ул әзерлек ел башыннан дәвам итте.
— Марат Галиевич, әңгәмә барышында күренүенчә, мал азыгы хә-зерләү чорына аграр предприятиеләр яхшы әзерлек белән килгән һәм ниндидер хәл итеп булмаслык проблема юк кебек. Бу мәсьәләнең авыл ихаталарында ничек хәл ителүе турында нәрсә әйтер идегез. Чөнки савым сыерларының яртысы диярлек әлеге категориядәге хуҗалыкларда асрала. Аннары, пай җирләре хуҗалары да күпмедер өлешкә өмет итә торгандыр бит?
— Бездә шәхси ихата маллары өчен азык хәзерләү мәшәкате крестьян җилкәсендә генә калмады. Крестьян хуҗалыкларындагы терлекләргә дә һәр башка 17,6 центнер исәбеннән печән һәм салам хәзерләнә. Һәр авыл биләмәсендә, урман массивларында печән һәм яфраказык хәзерләү өчен һәркемнең бүленгән җире бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә һәр пайчыга, кимендә 2шәр центнер ашлык һәм чабып алу өчен 0,5 гектарда күпьеллык һәм берьеллык үлән җирләре бирә. Районда бу программа байтак еллар уңышлы эшли.
Йомгаклап шуны әйтергә телим: алдагы атналарда һава торышы эшләрне туктатмаса, районда печән хәзерләүне — 12, сенаж салуны — 20 һәм силос хәзерләүне 25 көндә тәмамлау максатын куйдык.