Аграр предприятие җиде авылны берләштерә иде. Хәзер тормыш аның дүртесендә генә кайный. Кайчандыр җитештерүдә үзенең күрсәткечләре белән башкаларны үз артыннан иярткан хуҗалык элекке “оптимизация” җилләреннән соң аякка баса башлады.
— Авылны бары тик эшле итеп һәм тиешле хезмәт хакын түләп кенә саклап калырга була, — ди Фидәис Хәмәдуллин. — Безгә әлегә авыррак. Банкротлык процедурасы дәвам итә. Әмма Балтачтагы “АгроПрофи” җәмгыяте инвестор буларак кына түгел, ә урындагы барлык проблемаларны өйрәнеп, аларны уңай хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә. Безнең бурыч — банкротлык тозагыннан чыгып, элеккечә күмәк хуҗалык итү тәртибен саклап калу.
Бу төбәктә табигать сихри матурлыкка ия. Урманнары да бар, көтүлек-яланнары да колачлап җәелгән. Әмма табигый-климатик үзенчәлеге шунда, игенчелек белән шөгыльләнергә шартлар азрак. Шуңа күрә дә терлекчелек тармагы өстенлек итә. Фидәис Рәис улы сүзләренә караганда, 2014 елда, ул биредә җитәкчелек иткән вакытта “500 ферма” программасына кергәннәр. 13,5 миллион сумга токымлы мал сатып алынган. Хәзер Иске Штәнде комплексында тупланган савым сыерлары 470 башка җиткән.
— Авыл кешесе гомер бакый эшле булган. Аның шәхси хуҗалыгында да мәшәкатьләр аз түгел. Әмма басуда, фермада эш юк икән — крестьян ихаталарының киләчәге бер дә өметле түгел. Мал санын арттырып, күбрәк ит-сөт җитештерергә исәбебез. Монысы инде хезмәт хакы, авыл тормышындагы социаль мәсьәләләрнең уңай хәл ителүе дигән сүз, — ди аграр хуҗалык җитәкчесе.
Әлеге вакытта хуҗалыкта 35 кеше эшли, аның яртысы — терлекчелектә. 480 ихаталы өч авылда эш көчендәгеләр җитәрлек. Монысы якын киләчәктә тагын да дистәләрчә һөнәр иясенә шөгыль кирәк булачагын ишарәли. Әйткәндәй, “Балтач”ның сөрентеләре 2500 гектарга якынлаша. Шуның сигез йөз гектарында иген үстерелә, биш йөзе мал азыгы культураларына бүленгән.
Бу көннәрдә авылларда зур түземсезлек белән яңгырлар туктаганны көтәләр. Халык “яшел урак”ка әзерләнә. Һәр малга кимендә 30ар центнер мал азыгы туплау бурычы куела.
— Без алдагы 2-3 елда һәр сыердан еллык уртача савымны 5,5-6 мең килограммга җиткерү максатын куйдык. Чөнки бүген аңа сорау да зур, сату бәясе дә яхшы. Токымлы мал һәм сыйфатлы азык хәзерләп, куелган максатка ирешәчәкбез. Иң мөһиме, авылда эшче көчләр җитәрлек. “АгроПрофи” җәмгыяте белән берлектә “Балтач” җәмгыятендә дә җитештерүне генә түгел, ә авылларда яшәүчеләр санын арттыруга булышлык итүче чараларны да билгеләдек. Инвесторлар коры вәгъдә белән генә түгел, финанс ресурслары белән дә ярдәм итә. Без аны акларга тырышабыз, — ди Фидәис Хәмәдуллин.