Ул вакыт авыл Советы территориясендә яшәгән 800ләп яшь кеше төрле ярышларда теләп катнашты. Район дәрәҗәсендә үткән сабантуйларда көрәш, гер күтәрү, ат чабышларында беренчелекне алып, республика күләмендә актив катнаша идек. Нәтиҗәдә, барлыгы 67 кубок, бихисап дипломнар алу бәхетенә ирештек. Мәсәлән, ат чабышларында үзебезнең башкорт атлары белән Тукай авылы ат караучысы Мәсгуть Фәттахов Башкортстан беренчелегендә алдынгы урынны алып, Русия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашты. Аның фотосы ДОСААФ оешмасы диварларында бүген дә саклана. Әле 75 яшен тутырган Вәгыйзь Шакиров район сабантуйлары батыры булды, Башкортстан беренчелеге өчен көрәште. Мин аны төрле ярышларга алып бардым. Вәгыйзьнең егылганын хәтерләмим, гел үзе күтәреп бәрә иде.
Карамалы-Гобәй авылында узган быелгы сабантуйга минем чор спорт ветераннары да килгән иде. Вәгыйзь гер дә күтәрде, күңелендә көрәшү дәрте дә сүнмәгән. Бәйрәмгә алты авылдан да җырчылар, биючеләр җыелды. Безнең төбәк һәрвакыт талантлы кешеләре белән дан тотты. 1967 елда Уфада үткән чарада, авыл моңнарын таратып, алдынгы урынны яулавыбыз очраклы түгел.
Гадәттә, сабантуй алдыннан тәүдә һәркем үз ихатасын чистарта, аннары бергәләп урамнар, юл буйлары тәртипкә китерелә. Бу эшне авыл хакимияте башлыгы Мәгафур Хәбибуллин зур җаваплылык белән башкарды. Иң төзек ихаталарга конкурслар игълан ителде.
Бу көнне район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Марат Ибраһимов, бәйрәмне ачып, төбәкнең уңышлары турында сөйләде, алдынгы хезмәткәрләрне котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ул үзе дә шушы авыл егете, озак еллар Мичурин исемендәге колхоз рәисе булып эшләде. Туган ягын онытмавына, җылы сүзләр белән хуҗалык эшчеләрен яңа казанышларга дәртлән-дерүенә чиксез рәхмәтлебез. ”СУ-3” җәмгыятенең генеральный директоры, Туймазы район Советы рәисе Илфир Миңнебаев та шушы биләмәгә караган Чокадытамак авылында туып-үскән, ул да зур бүләкләр белән килгән иде. Гомумән, халкыбызның милли бәйрәмен үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүчеләр күп булды: теплица, умарта тотучылар, кымыз ясаучылар һәм башкалар һәммәсе дәррәү катнашты. Килгән ку-накларның барысы да бәйрәмнең югары дәрә-җәдә оештырылуын телгә алды.
Җыенга Ярмәкәй, Бәләбәй районнарыннан, үзебезнең районның Ярмөхәммәт авылыннан ярыш атлары, күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Әйткәндәй, ат чабышында Ярмәкәйдән килгән юртак I урынны, Ярмөхәммәт авылыныкы — II, Чокадытамак авылыныкы III урынны яулады. Чабышта катнашкан 15 атның барысы да кыйммәтле бүләкләр алды. Милли көрәш тә бик киеренке барды. Менә алар — батырлар: беренче урынны Мәтәүтамак авылыннан — Илфир Бәхтегәрәев, икенче урынны Карамалы-Гобәй егете — Булат Йосыпов, өченче урынны Кәлшәле авылыннан Илшат Шәйхетдинов яулады. Беренче, икенче урындагылар бәрән алды, моннан тыш, Илфир Бәхтегәрәев төсле телевизор белән дә бүләкләнде.
Сабантуй барысының да күңелен күтәрде. Без, өлкәнрәкләр, яшьлегебезгә кайткан кебек булдык. Кешеләр бер-берсенә изге теләкләр теләде, тыныч тормышта яшәп, алдагы елда очрашырга сүз куешты.
Язма ахырында шул хакта да әйтергә телим: безнең буын кешеләре “Кызыл таң” гәзитен әле дә яратып укый. Ул елларда исә гәзитне алдырмаган хуҗалык бик сирәк булгандыр. 1966 елда “Кызыл таң”га язылу буенча беренче урынны яулавыбыз хәтердә. Безгә бүләккә радиола бирделәр. Шөкер, әле дә “Кызыл таң”сыз яшәмибез.
Рәшит ВӘЛИЕВ.
Туймазы районы,
Тукай авылы.