+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 Июня 2017, 21:00

...Иглиндә – Сабан туе!

1 июльдә Олы-Теләктә зур милли-мәдәни чара үтәчәк.Былтыр Иглин районының Олы Теләк авылында халкыбызның милли бәйрәмен Башкортстан татарлары конгрессы, Башкортстан татар эшкуарлары үзәге, “Хәсән Идиятуллин” фермер хуҗалыгы оештырган иде. Сабантуйга республиканың 30 районыннан төрле милләт вәкилләре килде. Олы Теләк сабантуе хәзер инде Башкортстанда яшәүче барлык халыкларны берләштерүче һәм туплаучы тантанага әверелде.

— Татар халкының гореф-гадәтләрен, тел һәм мәдәниятен саклап калуда сабантуй зур әһәмияткә ия. Әмма без үткәргән чара үзенчәлеклерәк. Безнең республика — күпмилләтле, халыкларның дус һәм тату яшәү үрнәге ул. Иглин — моның ачык мисалы. Шуңа күрә дә сабантуйда районда бер гаиләдәй тату яшәгән татарлар һәм башкортлар, урыслар һәм поляклар, латышлар һәм эстоннар һәм башка милләт вәкилләре бик теләп катнаша, — ди Хәсән Идиятуллин.
Милли бәйрәм буларак барлыкка килгән сабантуй бүген Русиядә яшәүче бик күп халыкларның уртак бәй­рәменә әверелде. ХIХ гасыр ахырларында ук ул интер­националь төсмер ала. Шәһәрләрдә үткәрелгән сабантуйларда татар көйләре белән беррәттән урыс музыкасы да яңгыра­ган. Хәтта борынгырак чорларда да, әйтик, 1505 елда Арча кырында узган сабантуйда татарлар белән беррәттән мари һәм чувашларның бик теләп бәйрәм итүе билгеле. 1913 елның 12 маенда ипподром эчендә узган сабантуйдагы халыкның өчтән бере урыслар була. Петербургта бу олы бәйрәм рево­лю­циягә кадәр үк уздырыла, Мәскәүдә, илебезнең башка бик күп төбәкләрендә, шулай ук татарлар яшәгән бик күп кыйтгаларда бүген сабантуйлар төрле милләт вәкилләре катнашлыгында гөрләп уза.
Мондый күләмле чараны Олы Теләктә үткәрү идеясе ничек барлыкка килде дигән сорауга Хәсән Сәгыйть­җан улы болай диде:
— Казанда ел саен “Авыл эшкуарлары форумы” уза. Анда Башкортстаннан да саллы делегация кат­наша. Казанга бер баруда малтабарлар белән эш турында гына түгел, татар халкының гореф-гадәт­ләрен, телен һәм мәдәния­тен саклап калу, хезмәтчән­нәргә, авылдашларга, тирә-якта яшәүчеләргә ял итү, күңел ачу мөмкинлеге дә бирергә кирәк, дидем. Чөнки игенченең,терлекченең бәһасы бетте. Алар кече­рәеп калды. Авылдан җан китә. Тәкъдимемне башкалар да күтәреп алды һәм һәр район бер төрле бәйге өчен жаваплылыкны алырга булды. Шулай итеп, Чакмагыш эшкуарлары — кө­рәш, Илешнекеләр — гер күтәрү, благоварлылар баганага менүне оештырды. Аларга Бәләбәй, Иглин, Кушнаренко һәм башка районнардан да эшкуарлар кушылды.
Билгеле булуынча “Хә­сән Идиятуллин” хуҗалыгы токымлы атлары белән дан тота. Гомумән, хәзер безнең халыкта атка игътибар арту сөендерә. Ярышка килгән атларга карап сокланмый мөмкин түгел иде. Олы Те­ләк яланында җиде төрдә ат ярышлары үткәрелде. 1600 метрга чабыш атларында — Башкортстан татар конгрессы бүләгенә, 3000 метрга башкорт токымлы атларда — ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев призына, 2000 метрга татар токымлы атларда — Бөтендөнья татар конгрессы призына, 1600 метрга Җиңү­нең 71 еллыгы, Гази Заһитов һәм Александр Матросов призларына, 1400 метрга Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллин призына арбаларда чабыш узды.
Көрәш шулай ук сабан­туйның иң мавыктыргыч бәйгеләренең берсе булып истә калды. Гомумән, тамашага кытлык булмады.
Сабантуйның мәдәни программасы да бай һәм чагу булды. Анда Башкорт­станның һәм Татарстанның җыр-моң әһелләре Фердинанд Сәлахов, Идрис Кәлимуллин, Гүзәл Кәли­муллина, Ришат Галиханов, Марат Шәйбәков, Айрат Халиков һәм башкалар чыгыш ясады. Концертны Нурлан Ганиев белән Ләй­сән Хәлиул­лина алып бардылар.
Башкаланың “Ихлас” мә­чете имам-хатыйбы Мөхәм­мәт Галләм халык йолала­рының әһәмиятен ассызыклап вәгазь әйтте. Килгән кунаклар Хәсән Идиятул­лин­ның шәхси зоопаркы белән танышты, һавада авиация тамашасы үтте. Уфа авиаклубы, Первушино аэродромы очучылары үз осталыкларын күрсәтте.
— Бәйрәмебез совет чорында да үзенчәлеген саклады, — дип дәвам итә сүзен Хәсән Идиятуллин. — Һәр авылда борынгы гадәтләр буенча үткәрелеп килде.
Элек-электән сабантуй олысы-кечесе, хәллесе-ярлысы ярыша алырлык итеп оештырылган. Көрәш бәй­гесен, мәсәлән, балалар башлаган. Мәйдан үзе үк тигезлеккә өнди – ул түгәрәк, бөтен кеше дә сыярлык, барлык тантана һәркемгә күренерлек итеп эшләнгән. Түгәрәкнең түре булмый, ди халык мәкале. Шуңа да без бәйрәмне, һәркем тамаша кыла алырлык мәйданда оештырабыз.
Русиянең татар-башкорт яшәгән төрле төбәкләрендә сабантуйлар оештырыла. Һәр авылның үз сабантуе, һич югы – кичке уеннары булырга тиеш. Чөнки һәр төбәктә үзенчәлекле тра­дицияләр, бөртекләп җыел­ган, сакланган, буыннан-буынга тапшырылып барган йола-уеннар бар. Ул милли бәйрәм бит.
Сабантуй — татар милли мәдә­ниятен, җыр-моңын, бай тарихын меңнәрчә кешегә, шул исәптән башка милләт вәкилләренә җит­керү мөм­кинлеге дә. Милли бәйрәмебез 2020 елда Уфада үтәчәк фольклориадага әзерлек булып тора, — диде Хәсән Идиятуллин.
Читайте нас