Зифа буйлы, күк йөзедәй зәңгәр күзле, су анасыныкыдай алтын чәчле Алия Якупова артистларга, журнал тышларын бизәгән фотомодельләргә охшаган. Мондый сыйфатлары булса да, Илеш районы Югары Манчар авылы гүзәле кечкенәдән техниканы яратып үскән. Шуңа күрә БДАУның авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын сайлаган.
— Әтием Алик 27 ел колхозда эшләде. Шуңа күрә техника белән кечкенәдән танышмын. Алтынчы сыйныфта беренче тапкыр җиңел машинага идарә иттем. Велосипедта, мотоциклда җилдерергә өйрәндем. Техниканы яратканга, чәчү вакытында механизаторларга ярдәмләштем. Әтием, абыйларым берәр техникада “казынса”, мин дә читтә калмадым. Колакка кадәр майга чумып, двигатель сүтү, “корыч ат”ларны төзекләндерү ошый иде. Солидолга буялудан бер дә тартынмадым. Мөгаен, шундый мохиттә тәрбияләнүем агроинженер һөнәрен сайларга этәргеч биргәндер. Баштагы мәлдә үзенчәлекле кәсебем турында ишеткәч, дус-ишләрем арасында гаҗәпләнүчеләр дә булды. Хәзер өйрәнделәр инде. Минемчә, хатын-кыз назлы да, батыр да булырга тиеш. Югары Яркәйнең 1нче башкорт гимназиясе директоры Роза Тимуршинадан, картәнием Рәхимә Таҗетдин кызыннан үрнәк алам. Гаилә корганда, тормыш иптәшемнең техниканы миннән дә яхшырак белүен төп шарт итеп куймаячакмын. Ирем белмәгәнне — мин, минем кулдан килмәгәнне — ирем башкарачак, — диде ул.
22 кешелек төркемдә Алия һәм тагын бер гүзәл зат укый. Калганнары – егетләр. Әлбәттә, баштагы мәлдә җиңел булмый. Төркемдәшләре Алия белән Илвинаны “өф” итеп кенә йөртә. Аңламаганнарын төшенергә ярдәм итәләр, беркайчан да ярдәм кулы сузудан баш тартмыйлар.
— Бервакыт та үзебезне “ак карга” итеп хис итмәдек, — диде бу хакта сүз чыккач әңгәмәдәшем. — Төркемдәшләрем дә, укытучылар да безгә аерым игътибар бирмәде. Иң мөһиме – белемеңне һәм осталыгыңны күрсәт. Укытучылар катлаулы фәннәрне дә аңлаешлы итеп үзләштерергә мөмкинлек бирде. Имтиханнарны яхшы тапшырдык. В, C, D, E, F категорияләренә таныклык алдым. Практика вакытында да сынатмадым. Хезмәт чыныгуын Үзәк МТСның Илеш районы филиалында үттем. Нинди техника тапшырсалар да, каушап калмадым. Трактор тәгәрмәчен алыштырырга туры килде. Автомобиль күчәрен төзекләндерүдә дә катнаштым. Сынатмаска кечкенәдән техника сөюем дә, уку йортында алган белемем дә ярдәм итте.
Техника белән уртак тел таба белүче Алия былтыр җир сөрү буенча ачык Русия чемпионатында катнашкан. “Трактор-шоу” конкурсында ил төбәкләреннән, чит илләрдән кырыктан артык механизатор килгән. Шарт буенча йөк төялгән арбалы тракторда лабиринт аша үтү таләп ителгән. Вакыт исәпкә алынган. Шул ук вакытта, дистанцияне арбаны аудармыйча үтү таләп ителгән. Алия бу юлы да сынатмаган һәм лаеклы чыгыш ясаган. Иң мөһиме, ул Русиянең җир сөрү бәйгесендә катнашкан беренче хатын-кыз буларак тарихка кереп калган.
Быел бәйге Башкортстанда оештырыла. Илеш гүзәле янә Башкортстан данын яклаячак. Ярышка ил төбәкләреннән, чит илләрдән 50гә якын механизатор килүе көтелә. Якташыбыз үз көченә ышана һәм җиңүгә өмет итә. Ярышның финал өлеше 30 июньдә-1июльдә Уфа районында оештырылачак. Төп призга Алия Якупова да дәгъва итәргә җыена. Аңа тәҗрибәсе дә, осталыгы да, туган як туфрагы да ярдәм итәр дип ышаныйк.