+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 Июля 2017, 21:00

Комбайннар әзерлек сызыгында

Әлшәй районы хуҗалыкларында техника төзеклеге иң җитди игътибар үзәгендә.Әлшәй районында үткән республика семинар-киңәшмәсендә ашлык комбайннарына техник күзәтүне оештыру мәсьәләләре тикшерелде. “Гостехнадзор”ның Башкортстан инспекциясе оештырган чарада ведомствоның көньяк төбәгендәге 15 район инспекторлары, Әлшәй районы хуҗалыклары җитәкчеләре, аграр сәнәгать белгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмәне үткәрү урыны итеп Салават Юлаев исемен йөртүче сабантуй мәйданы сайланган. Иң тәүдә кунакларга район­ның ат-спорт комплексында асралучы чаптарлар бәйгесе күрсәтел­де. Ки­ңәш­мәдә катнашучыларны тәбрикләп, Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин кыскача төбәк тарихы, хуҗалык­ларда чәчүлекләрне тәрбияләү, мал азыгы хәзерләү барышы белән таныштырып үтте, хуҗалыкларның урып-җыю эшләренә әзерлегенә тукталды:
— Район буенча уракта 85 ашлык комбайны катнашуы көтелә, алар югары җитештерүчәнле булса да, бер комбайнга 600 гектарга якын мәйдан туры килә, белүе­без­чә, бу шактый зур күрсәткеч. Димәк, урак язмышы агрегатларның тотрыклы эшләвенә бәйле, ә моның өчен комбайннарның техник яктан төзек булуы мөһим, — дип бил­геләде ул.
“Гостехнадзор”ның республика буенча инспекциясе җитәкчесе Ринат Галимов әйтүенчә, ел башына Башкортстанда 96 меңнән артык үзйөрешле машина һәм тагылма инвентарь теркәлгән, шуларның 20 мең тирәсе агросәнәгать комплексына карый. Техник күзәтү үткәрү­нең төп максаты булып техникага идарә итүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү тора. Бу көнүзәк мәсьә­ләләрнең берсе. Чөнки үткән елгы урак барышында техника төзек булмау аркасында механиза­тор­ларның тән җәрәхәтләре алу, хәтта үлем очраклары да теркәлгән. Моңа юл куймас өчен техник күзәтү барышында инспекторларның бик таләпчән булуы сорала, дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.
Чараның гамәли өлешендә “Башкортстан ашлык компания­се”нә караган “Акрос-585” маркалы ашлык комбайны мисалында техник күзәтү үткәрү тәртибе күрсә-телде. Инженер-инспекторлар бил­геләвенчә, бу эштә вак-төяк дип карау булыр­га тиеш түгел. Урып-җыю барышында ашлыкны югалтуларга юл куймау — шул мөһим таләпләрнең берсе. Әлеге максатта комбайнның көйләнгәнлеге махсус мәйданчыкта тикшерелде. Механизатор Руслан Кәбиров комбайнны техник күзәтүгә яхшы әзерләгән булып чыкты. Һәр­хәлдә, таләпчән инспекторлар, техниканы һәрьяклап тикшер­гәннән соң, аңа уракта катнашуга рөхсәт бирде.
Шул рәвешле, мәйданга куелган ашлык комбайннарының барысы да техник күзәтүне уңышлы үтте. Имтихан тоткан механизаторларга эшкә җаваплы караган өчен бүләкләр тапшырылды.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы Семинар-киңәшмәне үткәрү урыны итеп Салават Юлаев исемен йөртүче сабантуй мәйданы сайланган. Иң тәүдә кунакларга район­ның ат-спорт комплексында асралучы чаптарлар бәйгесе күрсәтел­де. Ки­ңәш­мәдә катнашучыларны тәбрикләп, Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин кыскача төбәк тарихы, хуҗалык­ларда чәчүлекләрне тәрбияләү, мал азыгы хәзерләү барышы белән таныштырып үтте, хуҗалыкларның урып-җыю эшләренә әзерлегенә тукталды:

Читайте нас