0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 июль 2017, 11:11

Бакчаны коңгыздан... күркәләр чистарта

Алар аны көнбагыш урынына ашый, ди. Бу - агу кулланмыйча корттан котылуның бер ысулы.

Колорадо коңгызы һәм аның личинкасы аксым белән протеиннан тора. Әлеге аксымнар тавыклар семьялыгына керүче күркә һәм цесарка (Мисыр тавыгы) өчен бик кирәк. Аларны башта кошларның төп ризыгына кушып бирәләр, шул рәвешле көндәлек рационга кертәләр. Порцияне арттыра бырырга кирәк. Тәмен белсен өчен кортны аерым ризык итеп ашату да мөһим. Шуннан соң гына бәрәңге бакчасына чыгарырга ярый. Коңгызның тәмен бер татыган кош аны үз итә. Аннары аларны бәрәңге бакчасына чыгарырга да ярый, әйдә чүпләсеннәр корткычларны.

Күркәләрен корт ашарга өйрәткән кешеләр бәрәңге кортына агу сипкәнебез юк, чистарту эшләрен күркәләр башкара, дип мактана. Кызыл личинкаларын яратмыйлар икән. Хәер, ана кортларны вакытында юк итеп торгач, алар йомырка салырга өлгермиләр дә.
Читайте нас