Сөт мул, ә хакы?..
Җәйләү чоры терлекчелектә продукция үзкыйммәтенең түбәнлеге белән билгеләнә. Ни өчен дигәндә, көтүгә чыккач, малларны тотуга, азыкка чыгымнар күзгә күренеп кими, аның каравы, савым арта. Бүздәк районының “Кыдаш” авыл хуҗалыгы кооперативында бу чорны нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар.