“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, хәл Биштирәк авылыннан ерак түгел аланда була. Иртә белән 14 яшьлек көтүче сарык-кәҗәне көтәргә китә. Һава шартлары начарланып, яңгыр ява башлый. Агач астына ышыкланган малкайларны яшен суга.
— Көтүче исән-сау, калган малларны алып кайта, — дип хәбәр итә урындагы хакимият хезмәткәре.