Сенажны, ә план монда 3000 тонна, тиз арада салып та куйдылар.
– Техника да, эшчеләр дә бар – көне генә юк. Печән туплап булмагач, әлегә сенаж сала торырга булдык. Бу эштә алты берәмлек техника катнашты. Маллар күп түгел бездә, 326 баш кына. Кышкылыкка 900 тонн печән, 1500 тонна силос хәзерләргә кирәк. Силос өчен 100 гектарда кукуруз, шулкадәр үк судан үләнебез бар, болай яхшы гына күренәләр, – ди хуҗалык җитәкчесе Геннадий Баймурзин.
Быелгы яңгырлы елга уҗым культураларының гына бирешмәвен билгели хуҗалык рәисе.
– Инде күптән сынадык, уҗым культуралары елның-елында тотрыклы уңыш бирә, былтыргы корылыкка да бирешмәде алар, быелгы дым да артык зур зыян китермәде. Шуңа да аларны күбрәк чәчеп калырга кирәк, без ел саен уҗымга мәйданны арттырып киләбез, – ди ул.
“Мир”лылар пар җирләрен эшкәртеп бетергән дә инде.
– Тәҗрибәм зур, әмма мондый көйсез җәйне беренче күрәм. Эшләр бик авыр шартларда бара. Яңгырлар яву сәбәпле, эшне әледән-әле туктатып торырга туры килде. Минем техникам авыр, бөтен җиргә дә үтеп керерлек кебек, әмма ул да батты, шунлыктан эш акрын барды, көненә көч-хәл белән 15-20 гектар сөрә алдым. Шулай да җиңеп чыктык, эшләрне тәмамладык, – ди механизатор Герман Александров.
Менә шулай, яңгыр сәбәпле, эш тукталып тормый. Башка хуҗалыклар да сенаж салу белән мәшгуль, ел ничек кенә авыр килсә дә, тиешле күләмдә мал азыгы хәзерләнәчәгенә ышана алар.