Печән хәзерләү тәмамлануга арыш та өлгерде, 31 июльдә аны чабуга төштек. Әйтергә кирәк, җирнең дымга бай булуы, барлык агротехник чараларның да төгәл үтәлүе нәтиҗәсендә бөртеклеләр быел аеруча мул уңыш белән сөендермәкче. Гомумән, бездәге техник куәтләр белән уракны 35 эш көнендә тәмамлау мөмкинлеге бар. Көннәрне генә бирсен Ходай! Хуҗалык уңганнары исә җаваплы чорда көнне төнгә ялгап эшли. Техника, ягулык-майлау материаллары, хезмәт көче дә җитәрлек, — ди Федоровка районында елның-елында үсемлекчелек буенча да, терлекчелек өлкәсендә дә әйдәп баручы Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
“Фрунзе”лыларга быел урып-җыю эшләрен 3670 гектарда башкарып чыгу бурычы тора. Аерым алганда, арыш — 540, уҗым бодае — 270, сабанашлык — 660, солы — 300, вика-солы — 690, борчак — 260, арпа 150 гектарда үстерелгән. Арытаба исә 650 гектардагы көнбагыш һәм 150 гектардагы кукуруз уңышын җыеп аласы булачак.
Хәер, эш күләменең зур булуы Фрунзе исемендәге хуҗалык уңганнарын куркытмый, киресенчә, чәм һәм дәрт кенә өсти. Беренчедән, хуҗалыкта барлык техника да төзек һәм яңа. Бу җәһәттән уракта җиде комбайн катнаша. Аларның барысы да соңгы елларда гына сатып алынган. Быел исә урып-җыю техникасы паркы биш миллион сумлык үзйөрешле “КСУ-1” чапкычы белән тулыланган. Аны эшкә кушу нәтиҗәлелекне дә бермәбер арттыру мөмкинлеге бирде, диләр хуҗалыкта. Мәсәлән, уракның тәүге ике көнендә генә дә куәтле ике үзйөрешле чапкыч 79 гектарда эш башкарган.
Куәтле техниканы иярләгән басу батырларының да кәефе күтәренке.
— Техника яңа булгач, эш карышмый. Басу батырларына да хөрмәт зур. Өч тапкыр ашату оештырылган, җаваплы чорда хезмәт хакы да мул түләнә, моның белән бергә, эш нәтиҗәләренә карап, өстәмә дәртләндерү чаралары да күрелә. Без бик канәгать! — диделәр, берчә көннең кояшлы торуына, берчә башакларның ярылырдай булып тулышуына сөенечен яшермичә, яңа “КСУ-1” һәм “ДОН-800” чапкычларын иярләгән алдынгы механизаторлар Михаил Фадеев һәм Андрей Егоров.
Игеннәр торышыннан хуҗалыкның баш агрономы Ренат Сәйфуллин да канәгать. Ул да бер сүзне кабатлый: көнен генә бирсен!
Хәер, яңгырга киткән очракка да фрунзелылар җитди әзерлек белән килә. Һәрдаим киләчәккә карап эш итүче хуҗалык җитәкчесе берничә ел элек 5 миллион сумга куәтле ашлык киптергеч сатып алды, саклагычларның куәтләре дә уңышны югалтусыз урнаштыру мөмкинлеге бирә.
Менә шулай, урып-җыю эшләрен башлауда гына түгел, гомумән, хуҗалык эшчәнлеген нәтиҗәле итеп алып баруда да алдынгы үрнәк күрсәтәләр Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында. Үстерелгән уңышны аларга югалтусыз һәм авырлыксыз җыеп алырга язсын дигән изге теләктә калыйк!