-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 август 2017, 02:00

Маллар тук кышлар

“Үзәк” МТСының Чакмагыштагы “Знамя” бүлекчәсе механизаторлары бу максатта көнне-төнгә ялгап хезмәт сала.— Биредә хезмәт һәрчак көйле. Оешканлык, бердәмлек эшне, һәр агротехник чараны үз вакытында башкарырга мөмкинлек тудыра. Бу җәһәттән тәҗрибәле белгечләр — бүлекчә җитәкчесе Раушан Усманов, техника белән тәэмин итү һәм җитештерүчәнле файдалану өчен җаваплы менеджер Динар Сәлимовның хәстәрлеген әйтү урынлы булыр, – ди филиал директорының җитештерү буенча урынбасары Ришат Гәрәев.

— 4276 тонна сенаж салынырга тиеш булса, 26 июльгә инде аны 109,9 процентка җиткереп үтәүгә ирештек. 300 гектарда шикәр чөгендере өчен җир әзерләдек, шул ук вакытта туңга сөрү дә башкарыла. Егетләребез тырыш, чәм­ләнеп, булсынга эшлиләр. Хәер, безнең системада көн үтсенгә йөрүчеләр эшли дә алмый, – дип эш барышы белән таныштырды безне Раушан Ревенер улы.
Ул, “Полесье” комбайн­нары белән идарә итүче Фидрат Мостафин, Радамил Хәбиров, Эдуард Гыйз­зәтуллин, “КамАЗ” автомашиналарында сенаж ташучылар Илгиз Юнысов, Рөстәм Латыйпов, Ришат Габдуллин, Фәндүз Хәми­дуллин, Фларит Нурлыгаянов, Айдар Хәкимов, Илһам Ризванов, Вадим Сәлимов, Денис Хәсәнов, Рәшит Исмәгыйлев һәм башка басу эшчәннәренең исемнәрен зур хөрмәт белән атап үтте.
Хезмәт тиз һәм сыйфатлы башкарылсын өчен хәстәрлек зур монда. Мөхәммәт Мәмәтҗановның “бензовоз”ы да эш кайнаган участокта, техникаларны тиз генә хезмәтләндерә ул.
Сенаж базында да булдык. Базның икенчесен тутырып киләләр иде. Ташучылар йөкләрен бушатып китү белән Раил Хафизов белән Наиз Фатыйхов яшел массаны тиз генә махсус сыекча белән эшкәртеп алалар. Фәнис Мөхәммәтъяров, Радис Гатауллин тракторлары белән көндез генә түгел, төнге сәгатьләрдә дә сенаж тыгызлый. Ә менә куәтле техникасы белән Данил Сәхәбин ташуда да, яшел массаны тыгызлауда да катнаша икән.
Әйе, тырышлыкларын күрә-бәһали белгәч, тиешле хезмәт хакын вакытында түләгәч, шатланып эшлиләр авыл уңганнары.
Рәзифә Сәхапова.
Читайте нас