– Беренче яртыеллыкта, катлаулы һава шартлары булуга карамастан, аграрийлар эшчәнлеген “яхшы” дип бәяләргә мөмкин, – диде республика җитәкчесе. – Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 14 процентка артып, 52 миллиард сум тәшкил итте, шуның 94 проценты терлекчелек продукциясе исәбенә ирешелде. Мал һәм кош-корт җитештерү – 8,7, терлекчелектә кош-корт өлеше 9,3 процентка артты.
Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, 1 августка мал азыгы культуралары мәйданының 85 проценты җыеп алынган. Һәр малга 28 центнер каты һәм сусыл мал азыгы хәзерләү күзаллана. Бүген узган ел күрсәткечләренә ирешелде диярлек.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, республикада 70 мең тоннага күбрәк сенаж салынган. Краснокама, Балтач, Зианчура, Яңавыл, Илеш, Мәчетле, Борай һәм Әлшәй районнары лидерлар сафында.
Башкортстан Башлыгы якын чорда уңышны минималь югалту белән урып-җыю эшләрен оешкан төстә башкару бурычын билгеләде.
– Быел 2,2 миллион гектар мәйданнан уңыш җыеп аласы бар, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бөртекле һәм кузаклылар – 1,8 миллион, техник культуралар – 330 мең, яшелчә-җимеш 90 мең гектар тәшкил итә. Бу, гомумән алганда, 1,5 процентка күбрәк.
Төбәк җитәкчесе бөртеклеләр буенча урып-җыюны 2,5-3 миллион тонна күләмендә уңыш алу белән тәмамлау кирәклеген белдерде. Ул, шулай ук, авылда кадрлар составын ныгыту мәсьәләсен аерым игътибар үзәгенә алды.
– Авылга яшь белгечләрне кайтару – мөһим бурыч, – диде ул. – Югары уку йортларын һәм колледж тәмамлаучыларга бер тапкыр бирелүче дәүләт ярдәмен 500 мең сумга җиткерүне тәкъдим итәм. Шул ук вакытта, ул максатлы булачак. Мәсәлән, авыл җирендә йорт сатып алуга яисә төзүгә, укуны дәвам итүгә юнәлтеләчәк.