-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 август 2017, 02:00

Уңыш язмышы ышанычлы кулларда

Бүздәк районында урып-җыю эшләрендә әйдәүче көч сыйфатында яшь механизаторларга зур өметләр баглана.Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рим Ногымановның яшьлек еллары да күз алдында. Җилләр кебек үткән тормыш агышларындагы хезмәттә һөнәри баскыч­ларны буйсындырып, үз тырышлыгы һәм булдыклылыгы белән районның аграр тармагында баш белгеч дәрәҗәсенә күтәрелде ул. Менә егерме елдан артык шушы җаваплы вазыйфада. Уракта уңыш язмышын оста куллы остазлар белән бергә егәрле яшьләр хәл итәчәге аның кебек бай тәҗрибәле җитәкчеләргә сер түгел.

Читайте нас