Район табигый климатик шартлар тотрыксыз, үзенчәлекле зонага керә. Башкортстанның “Чәрмәсән коридоры” дип аталган мәйданнары бу төбәктә басучылык тармагындагы күрсәткечләрдә тирән эз калдыра. Эссе белән салкынның кинәт алышынуы гына түгел, еш кына аларның өзлексез булуы игенчелектә куркыныч тудыра.
— Быел да шул бәлагә юлыктык, — ди район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илфир Нурмөхәммәтов. — Республика буенча быел иң күп явым-төшем безнең районда булды. Урып-җыю башланыр алдыннан күрелгән зыянны исәпләдек. 6,5 мең гектарда чәчүлекләр юкка чыкты. Димәк, миллионнарча сум табыш алынып җиткерелми дигән сүз. “Гыйльманов” хуҗалыгы һәм “Башкирагроинвест” җәмгыяте басуларыннан су берничә атна элек кенә китте. Хәзер районда төп максат — тигез өлгергән басу культураларын кыска вакытта һәм югалтусыз җыеп алу. Райондагы барлык техник ресурслар җәлеп ителә. Әмма, югалтулар булса да, уңыш узган елдагыдан ким булмас дип ышанам.
Кушнаренколылар быел бөртеклеләрне 45,1 мең гектарда чәчкән иде. Уҗым культуралары 8 мең гектарга якынлаша. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, урып-җыюда 55 комбайн катнаша. Исәпләүләр күрсәтүенчә, һәр басу корабына 700 гектарда эш башкарырга туры киләчәк. Шулай булуга карамастан, район җитәкчелеге булган комбайннар белән дә сентябрь башына төп культураларны җыеп алуны төгәлләү мөмкинлеге бар, ди.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Әнвәр Лотфуллин быелгы урактагы төп проблема буенча үз фикерен белдерде:
— Уңыш начар түгел. Техника да җитәрлек. Район хакимияте урып-җыюны оешканлык белән җиңеп чыгу өчен нәтиҗәле чаралар куллана. Әмма мондый тизлектә эшләр дымлылыгы югарырак булган ашлыкны кабул итүдә һәм саклауда проблема тудыруы ихтимал. Күрше районнарда ашлык киптергечләр 20дән арта, ә бездә ул дүртәү генә. Аларның тәүлелек куәте 3 мең центнердан артмый. Ә безгә сменага кимендә 3 мең тонна киптерердәй җиһазлар кирәк. Узган ел көннәр коры торганда бу проблема юк иде. Игеннәр тулысынча диярлек турыга суктырылды. Әгәр без чәчүгә кимендә 3,5 мең тонна орлык әзерләү бурычы куябыз икән, беренче чиратта, аны сыйфатлы киптерү таләп ителә.
Әйткәндәй, соңгы елларда кушнаренколылар ашлыкны читкә сатуны арттыра башлаган иде. Узган елда, мәсәлән, тулай ашлык җыемы 71 мең тоннадан арткан, шуның 40 мең тоннасы сатылган. Ихтимал, быел хуҗалыклар ашлыкны күбрәк үзләрендә калдыруны өстен күрер, чөнки аграр предприятиеләрнең ашлык фуражына ихтыяҗы 12 мең тоннадан да ким көтелми. Икенчедән, елның тәүге яртысында терлек саны 500 башка артып, барлык категориядәге хуҗалыкларда 13 мең башка якынлашты.
“Добрый хлеб” җәмгыятендә быел бөртеклеләр мәйданы, узган елдагыдан артып, 1800 гектарга җитте. 2016 ел урагыннан 17 көнгә соңрак башласалар да, быелгы урып-җыю темпы, җитештерүчәнлек байтакка югары.
— Кызганычка каршы, табигать казасы бездә дә 300 гектарда чәчүлекләрне юкка чыгарды, — ди җәмгыять җитәкчесе Габит Арсланов. — Бу көннәрдә уҗым культураларын суктырабыз. Һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш алына. Тезмәләргә салу безнең шартларда быел үзен акламый. Шуңа да комбайннар бары тик турыга суктырып алуга көйләнде. 20 август төнендә яңгыр явып үтте. Эшне бераз тоткарлый, әлбәттә. Аның каравы, уҗым культураларын чәчәр алдыннан бик тә яхшы булып калды ул.
Аграр предприятиенең дүрт ашлык комбайны бар. Аларның һәркайсы уртача 450 гектарда ашлык җыеп алырга тиеш. Бу көннәрдә белгечләр ашыгыч рәвештә киптерү җиһазларын ремонтлау белән мәшгуль.
— Авылда мәшәкате дә, куанычы да бергә бара, — ди Габит Габделбарый улы. — Милек һәм хуҗалык итүнең яңа формасына күчеп, беренче уракны яңача шартларда үткәрәбез. Әлегә кадәр муниципаль предприятие булдык. Үзаллы яшибез, уртак максат белән эшлибез. Ашлыкның тулай җыемы кимендә 4,5 мең тонна булачагына ышанабыз. Янә дә быел көз 170 баш сыер малы сатып алырга сөйләштек. Ашатырга да үзебезнеке булачак. Ә бу өстәмә эш урыны, керем һәм хезмәт хакы дигән сүз. Шуңа күрә безнең максат — алдагы атнада урак эшләрен төгәлләү.