Башкалага якын урнашкан “Алексеевский” совхозы Совет чорыннан ук шәһәр халкын сыйфатлы продукция белән тәэмин итүдә генә түгел, ә тармакны шул вакыттагы икътисади таләпләр буенча үстергән алдынгы предприятие иде. Әмма бүген башкала сәүдә нокталарында да аларның көндәшләре көннән-көн арта. Технологияләр дә үзгәрә, хезмәтне оештырудагы таләпләр дә заманчарак караш-фикер таләп итә иде. Кыскасы, республика җитәкчелегенең соңгы ун ел дәвамындагы аграр сәясәте “Алексеевский” совхозы эшчәнлеген дә тамырдан үзгәртү кирәклеген күрсәтте. Монысы заман таләбе иде, чөнки дистәләрчә ел буе исеме республикада гына түгел, ә Русиядә, чит илләрдә дә билгеле совхозны модернизацияләмәгәндә, аның базар икътисады шартларында үз урынын табачагына ышаныч бик аз иде. Берничә ел элек республика җитәкчелеге биредә теплица комплексын үстерү, инфраструктураны үзгәртү һәм биредәге өлгереп җиткән социаль юнәлештәге проблемаларны хәл итү максатында махсус чаралар билгеләде.
Сигез ай дигәндә совхозда теплица комплексының икенче чираты төзелеп сафка басты. Инвестицион проектны тормышка ашыруга 602 миллион сум акча сарыф ителде. Предприятие җитәкчесе Рәмзил Низаметдинов сүзләренә караганда, моңа кадәр биредә елына 15,1 мең тонна яшелчә җитештерелгән булса, икенче чиратны сафка кертү бу күләмне янә дә 2,5 мең тоннага арттырырга мөмкинлек биргән. Яңа технологияләрне куллану нәтиҗәсендә хәзер теплицада помидор, кыяр, борыч һәм баклажан уңышын элеккечә елына ике тапкыр түгел, ә өч тапкыр җыеп алырга мөмкин булачак.
“Алексеевский” совхозында теплица комплексын модернизацияләү белән бәйле чараларны, гомумән, соңгы елларда республикадагы яшелчәчелекне үстерү юнәлешендә зур казаныш дип билгеләргә кирәк. Теплицаның икенче чиратын ачу тантанасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның катнашуы да очраклы түгел.
— “Алексеевский” совхозы озак еллар дәвамында республика авыл хуҗалыгының витринасы булды. Зур теплица хуҗалыгы илебез күләмендә алдынгыларның берсе иде. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр белән әлеге предприятиенең үсеш динамикасы югалды, икътисади күрсәткечләре күзгә күренеп начарайды. Еллык кереме 1,6-1,7 миллиард сум булганда, бурыч йөге 1,3 миллиард сумга җитү теплица хуҗалыгын гына түгел, тоташ комплекс эшчәнлеген рентабельсез эшләүгә китерде. Һәм без әлеге хәлне төзәтү өчен берлектәге чаралар планын эшләдек, — диде Рөстәм Хәмитов хуҗалыкта теплицаның икенче чиратын ачу тантанасындагы чыгышында.
Шул рәвешле элекке СССР вакытында данлыклы аграр предприятиене, миллионлы шәһәрне озак еллар яшелчә белән өзлексез тәэмин итүче совхозны, “бөлгенлек тырнагы”ннан алып калуда республика Башлыгы шәхсән катнаша. Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, хуҗалыкның икътисадын савыктыру өчен оптималь алымнар табу мөһим иде. Аның фикеренчә, иң тәүдә заманча теплица төзелешен дәвам итү кичектергесез бурыч булды.
Ә бит “Алексеевский” совхозын сатарга тәкъдим итүчеләр дә булган. Рөстәм Зәки улы эшчеләр бе-лән очрашуда анысын да яшермәде.
— Әгәр без бу юлны сайлаган булсак, шәхси хуҗа, беренче чиратта, хезмәт коллективын кыскартыр иде. Шуңа күрә без бу варианттан баш тарттык. Киләчәктә, әгәр шәхси малтабарларны җәлеп итсәк тә, акционерлар пакетында алар өлеше бик аз булачак. Монысы инвестиция акчасын җәлеп итү өчен генә эшләнергә мөмкин, ә төп өлешне барыбер совхоз үз көче белән тартырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Совхоз теплицаның 1 гектарын төзүгә уртача 140 миллион сум акча тотынган. Бер ел элек тә проектның беренче өлеше кысаларында 2,5 гектар мәйданда теплица комплексы ачылган иде. Хуҗалык җитәкчесе Рәмзил Низаметдинов сүзләренә караганда, ул өстәмә рәвештә 25 яңа эш урыны биргән. Әйткәндәй, теплица хуҗалыгында уртача айлык эш хакы 30 мең сум тәшкил итә, ә тоташ совхозда — 27 мең сум.
— Безнең биш елга исәпләнгән үсеш планы бар, — ди Рәмзил Равил улы. — Яшелчә мәйданын тагын да арттырырга иде. Белгечләр Русиягә үз халкының яшелчәгә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен тагын 1,5 мең гектар теплица төзергә кирәк, дигән фикердә. Шуңа күрә дә киләчәктә кем күбрәк төзеп кала, сәүдә базарына да шулар хуҗа булачак. Башкортстан беренчеләр исәбендә булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Безнең бурыч — төзелешне арытаба да дәвам итү. Әлеге вакытта теплицаның гомум мәйданы 43 гектардан арта. Алдагы биш ел дәвамында аны 56 гектарга җиткерү бурычы тора.
“Алексеевский” хуҗалыгындагы теплица төзелешенә акча республика казнасыннан “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 инвестиция проекты” кысаларында бүленде. Биредә бинаны җылыту, кояш нурыннан саклаучы япма белән идарә итү тулысынча автоматлаштырылган. Эшчеләр әзер яшелчәне җыеп алу белән генә шөгыльләнә.
Аграр хуҗалык эшчәнлегенә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановның бәясе бик төгәл булды. “Алексеевский” совхозы гади бизнес түгел, ә социаль юнәлештәге бизнес”, диде ул. Ведомство башлыгы билгеләвенчә, “Совхоз тоташ поселокның яшәешен тәэмин итә. Биредә бик күп кеше эшли һәм 2,5 гектарда яңа теплица ачылу — зур әһәмияткә лаек вакыйга. Әмма безгә тагын да зуррак максат куярга кирәк. Алексеевкада элек 30 гектарда төзелгән теплица бар, безгә аны яңартырга кирәк”.
Республика җитәкчелегенең шәһәр яны төбәгендәге теплицага мөһим игътибар бирүе аңлашыла, чөнки биредә җитештерүне арттыру өчен алшартлар яхшы, иң мөһиме — һөнәри белгечләр сакланып калган. Шуңа да Башкортстан Башлыгының игътибар үзәгендә булган совхоз ышанычны акларга гына түгел, ә амбициоз бурычлар билгеләргә дә тиеш.
— Гомумән, тоташ алганда, авыл хуҗалыгына бүгенгедәй яр-дәм Русиядә юк иде. Ил җитәкчелеге русиялеләрне үзебезнең продукция белән тәэмин итүне өстенлекле бурыч итеп билгеләде. Башкортстанның да илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдәге өлеше арту куандыра. Без дә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Республика Хөкүмәте белән килешенгән бизнес-планга ярашлы, 2020 елга кадәр без теплица продукциясе җитештерүне ике тапкыр арттырырга, ягъни елына 13 мең тоннадан 25 тоннага җиткерергә тиеш. Ул чагында без Уфа шәһәрен һәм күрше төбәкләрне үзебезнең продукция белән тулысынча тәэмин итәчәкбез, — диде совхозның генеральный директоры
Рәмзил Низаметдинов.
Али СӘЙФУЛЛИН.