+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
23 Мая 2018, 21:00

Уңганнар эшкә елдам

Әлшәй районы игенчеләре язгы кыр эшләрен җитез алып бара.Элекке еллардагыча, кыр эшләренә беренчеләрдән керешеп, Әлшәй районы игенчеләре язгы чәчүне дә республикада тәүгеләрдән тәмамлау максаты белән эшли. Моның өчен хуҗалыкларда барча техник һәм матди мөмкинлекләр тудырылган. Язгы басу эшләре берникадәр соңга калса да, Әлшәй механизаторлары югары җитештерүчәнлек белән алдыра.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сабанашлык культуралары чәчүне барлыгы 57 меңгә якын гектарда башкарасы бар, шулардан 34 мең гектарга якыны – бөртеклеләр һәм кузаклылар. Тәүгеләре арасында мәйданнар буенча өстенлекне бодай алып тора, атап әйткәндә, аны быел 17 мең гектарда чәчү планлаштырылган. Күләм буенча икенче урында арпа бара – бу культура 10 мең гектардан артыграк мәйданда игеләчәк.
Сүз дә юк, тоташ районда быелгы чәчү әйләнешен формалаштырганда былтыргы сабаклар да исәпкә алынган. Мәсәлән, быел хуҗалыклар басуларда яңа төр культураларга өстенлек бирмәкче. Шуны күздә тотып, бөртекле-кузаклылардан нут, люпин, чечевица үстерүгә алындылар. Әйткәндәй, алар зур гына мәйданнарда чәчеләчәк, нутка, мәсәлән, 1700 гектар бирү күздә тотыла. Майлы культуралар чәчү әйләнешен быел моңарчы игелмәгән горчица тулыландырачак, аны бер мең гектарда игү планлаштырыла. Элекке елларда сыналган рапс һәм җитен кебек культураларга да зур гына мәйданнар бүленә.
Район басуларында кыр эшләре башлану белән кызу темп алынган. Әйтергә кирәк, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре куәтле техникага ия, шуңа да басу эшләре гөрләп бара, аерым хуҗа­лыклар иртә бөртеклеләр чәчүне 15 майга ук тәмамлады. Болар – “Башкортстан ашлык компаниясе”, “Агро МТС”, “Агрофирма “Колос” җәмгыятьләре. Хәзер алар сызма культуралар чәчү белән мәшгуль. Әйткәндәй, соңгы ике хуҗалык көнбагыш белән шикәр чөгендере чәчүне дә тәмамлады.
Крестьян-фермер хуҗалыклары, нигездә, игенчелек белән генә шөгыльләнә, районда алар быел бөртеклеләрне 13 мең 200 гектарда чәчүне планлаштырды. Кыр эшләрендә КФХлар да сынатмый. Район хакимия­тенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълү­матлардан күренүенчә, 15 майга язгы чәчү планлаштырылганның 80 процентында башкарылган.
Фаил Солтановның крестьян-фермер хуҗалыгында исә эшләр соңгы гектарларда бара. Әйткәндәй, ул төрдәшләре арасында иң эреләрдән санала. Сөренте җирләре 3 мең гектарга якын, шуның яртысында бөртек­леләр үстерелә, 300 гектарда көнбагыш игелә. Бу урында шуны да билгеләп үтик: КФХ хуҗасы Фаил Солтановның җитәкчелек тәҗрибәсе зур. Мәйданы буенча элекке уртача колхозга тиң хуҗалыкны лаеклы тотып килә, биредә игенчелек белән терлекчелек тармакларын да саклап кала алды. Шуңа да хуҗалыкта чәчү әйлә­нешенең терлекчелек ихтыяҗ­ларына юнәлтелгәнлеге табигый.
– Башкача мөмкин дә түгел, – ди Фаил Әмир улы. – Чөнки бүгенге шартларда районда да, республикада да мул гына ашлык запасы барлыкка килде. Хәзер аш­лык сатып файда күрү кыен, шуңа да без, фураж ашлыгы үстереп, аны тулысынча терлек­челектә куллану юнәлешен алдык. Эре мөгезле терлекләр 400 баш тәшкил итә, сөтчелек белән дә шөгыльләнәбез. Бер сүз белән әйткәндә, ашлыкны эчке ихтыяҗ­ларда файдаланып, аны ит һәм сөт продукциясенә әйләндерү отышлырак.
Хуҗалыкта кыр эшләренә 9 техника җәлеп ителгән. Әйтергә кирәк, эшне оста оештырганда, монысы да җиткелекле. 1500 гектарлы чәчү әйләнешендә күпчелекне арпа, бодай, солы тәшкил итә. Мал азыгы культураларына да игътибар зур, быел мәйданнар судан үләне белән тулылана, аны 100 гектарда үстерү күздә тотыла.
Чәчүне бай тәҗрибәле механизаторлар башкара. Алар арасыннан хуҗалык җитәкчесе булдыклы игенчеләр Фларит Сәлахов, Салават Гайсин, Алексей Дерягин исемнәрен атады. Әйткәндәй, быелгы чәчүдә оста игенченең улы Максим Дерягин да катнаша. Яшь шоферга агрегатларны чәчү орлыгы белән тәэмин итү йөкләтелгән. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалык уңган­нары көне елны туйдырыр мәлдә зур тырышлык салып эшли.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.