+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 Мая 2018, 09:46

Сөт елгалары агачак

Башкортстанның ике эре предприятиесе – “Башмилк-агро” белән “Сава-агро-Усень” төбәктә зур сөтчелек фермалары төзү нияте турында игълан иткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Башмилк-агро” Бакалы районында сөтчелек фермасы төзү өчен 9 миллиард сум инвестиция салырга җыена. Анда 300 эш урыны булдырылачак дип фаразлана.
“Сава-агро-Усень” Туймазы районында 3,8 миллиард сумга 4800 баш сыер малына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү турында хәбәр иткән. Ниятләр турында килешүгә Петербург халыкара икътисади форумында кул куелган.