+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 Июня 2018, 21:00

Бер елда — 2508 операция!

Иглин районы Ветеринария станциясе төбәктә тотрыклы зооэпидемиологик хәлне тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Соңгы елларда төрле йорт хайваннарында һәм терлекләрдә куркыныч йогышлы чирләрне кисәтүдә һәм булдырмауда станция белгечләре зур эш башкара. Районның башкалабыз Уфага якын булуы шәһәр янәшәсендә көн иткән хуҗасыз этләрнең ияләшүенә дә булышлык итә. Узган елда гына да, мәсәлән, Ветеринария станциясе белгечләре махсус органнар тарафыннан тотып китерелгән 800дән артык этне дәвалаган, төрле чаралар үткәргән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ветеринария станция­сендә берничә һөнәргә ия 25 кеше эшли. Беренче карашка, аларның көндәлек тормышта нинди зур эш башкаруы күренми дә кебек. Белгечләр профилактикадан тыш та байтак ча­ра­лар үткәрә. Ә инде быел район җирендә республика Ветеринария ида­рәсенең төрле ведомство һәм хез-мәтләр катнашлыгында Себер түләмәсе чиренә каршы көрәшү кысаларында күне­гү­ләр үткәрүе иглинлылар­ның хезмәтенә зур бәя һәм ышаныч та булып тора. Ветстанция хезмәт­кәрләре сынауны уңышлы тотты һәм, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләткән чараларны яхшы оештырып, җитәкче­лек тарафыннан уңай бәя алды.
— Көндәлек эшләребез дә бик җаваплы безнең, — ди Ветеринария станциясе җитәкчесе Камил Гәрәев. — Профилактик чаралар бихисап. Ә инде ветеринария клиникасы турында бөтен тирә-як хәбәрдар. Нуриман районыннан кадәр йорт хайваннарын алып килүчеләр бар. Башкаладан этләре яисә песиләренә ветеринар ярдәм таләп ител­гән кеше­ләр саны елдан-ел арта. Узган елда, мәсә­лән, 2508 эт һәм песигә төрле дәрә­җәдәге операция эшләнде. Ветстанция каршында махсус клиниканың операция залы бар. Бире-дә, гому­мән, медицина җи­һаз­лары да җитди дәваха­нәләрдәге кебек. Корылма, кирәкле ветеринар препаратлар җитәрлек. Иң мөһи­ме: ветеринар табиблар — чын мәгънәсендә профессионал. Без дә бирегә төрле бәлагә тарып, яшәү өмете белән китерелгән йорт хайваннары үлеменә юл куймаска тырышабыз.
Ветеринария станциясе белгечләре, алдан расланган эш планына ярашлы, ел саен уртача 11 меңнән артык төрле ихата-йорт хайваныннан анализга кан ала. 16 мең башка төрле йогышлы авырулардан прививка эш­ләнә. Ел саен мең баш ат һәм йөзләрчә сарык шулай ук прививкалана.
Соңгы унъеллыкларда районның аграр предпри-я­тиеләрендә генә түгел, крестьян хуҗалыкларында да терлекләрдә куркыныч йогышлы чирләр теркәл-мәгән. Әлбәттә, бу профилактик чараларның төгәл һәм вакытында үткәре­лүенә дә, контроль-күзәт­челек эше­нең югары дәрә­җәдә оештырылуына да бәйле. Райондагы барлык 128 авылда яшәүче­ләрнең нинди малны күпме асраулары да мәгълүм. Эре малларны гына түгел, вак терлекләр­не дә паспортлаштыру район күләмендә эпидемиологик хәлне даими контрольдә тотарга булышлык итә.
— Аграр предприятие­ләрдә генә түгел, авыл ихаталарында да маллар саны арту куанычлы, әмма бу хәл безгә ветеринар таләпләрне генә түгел, һәр белгечнең шәхси җавап­лылыгын арттыруны да сорый, — ди Камил Әфган улы. — Читтән мал алуны чикләп булмый, ләкин алар­ның һәммәсенең үз паспорты булырга тиеш. Башкортстанга чиктәш тө­бәк­ләрдә малларда йогышлы чирләр табылуы безне тагын да саграк һәм уяурак булырга чакыра. Безнең ветстанция белгечләре ки-лә­чәктә дә республика күлә­мендә яуланган ышанычын югалтмас дип уйлыйм.

Олег Заремин.
Иглин районы.