-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
19 Июля 2018, 21:00

Селекция тармагы яңа сулыш алсын!

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Чишмә районындагы үсемлекчелек буенча селекция үзәгендә эш сәфәрендә булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үзәк авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының селекция һәм орлыкчылык өлкәсендә Башкортстанның тәҗрибә базасы булып тора. Ул авыл хуҗалыгы культураларының төрләрен һәм гибридларын барлыкка китерүдә, аларны җитештерүнең технологияләрен гамәлгә ашыруда махсуслаша. Йөз ел эчендә биредә авыл хуҗалыгы культураларының 130дан артык сорты чыгарылган. 2017 елда Чишмә селекциясе сортлары Русиянең 70 төбәгендә 4 миллион гектарда игелде.
Үзәк җитәкчесе Әнвәр Шакирҗанов республика Башлыгына майлы һәм югары аксымлы культураларның селекциясе буенча башкарылган эшләр хакында сөйләде. Тәҗрибә участокларында күптән гадәтигә әйләнгән борчак белән җитен дә, бигүк таныш булмаган соя, рапс һәм башкалар да үстерелә. Үзәк галимнәре бу культураларның безнең табигатькә һәм туфракка яраклашуын, бездә еш очраучы авыруларга һәм зарарлы бөҗәкләргә чыдамлыгын өйрәнә.
Төбәк җитәкчесенә арыш, бодай, тритикале кебек бөртекле культуралар селекциясе хакында да сөйләделәр. Башкортстан селекциясенең зур казанышларының берсе – дөньяда иң беренче кыска сабаклы “Чулпан” арышы. Ул безнең илдә генә түгел, аннан еракларда да киң билгеле. Бүген бу сорт нигезендә республика галимнәре арышның яңа сортларын чыгарган, алар бездә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә үстерелә. Күп еллар дәвамында биредә уҗым бодае селекциясе буенча да эш алып барыла.
Әнвәр Шакирҗанов әйтүенчә, башка илләрдә чыгарылган һәм үзләрендә яхшы уңыш бирүче күп культуралар безнең шартларда Башкортстан селекциясе сортларыннан калыша.
Рөстәм Хәмитов үзәкнең казанышлары белән генә түгел, киләчәк үсешкә комачаулаучы проблемалар белән дә кызыксынды. Матди-техник базаны ныгыту һәм үзәккә яшь галимнәрне җәлеп итү кирәклеге хакында сөйләшү булды.
Бүген Башкортстанда орлыкчылык тармагын тергезү кирәклегенә басым ясала, чөнки республика аграрийлары 20-40 ел элек эшләнгән технологияләрне куллана. Шуңа күрә төбәк җитәкчелеге тарафыннан селекция үзәгенә куелган мөһим бурычларның берсе – җитештерүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү һәм көндәшлекне күтәрү.
– Миңа селекция өлкәсендә нинди дәрәҗәдә икәнлегебезне аңлау, тармак икенче сулыш алып, ныклап үсешә башласын өчен бу лабораторияне күрү мөһим булды, – диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы төбәктә аграр җитештерүнең барлык тармакларын үстерү кирәклеген ассызыклады.

Ләйсән Якупова.