+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
1 Августа 2018, 10:15

Малларга да витамин кирәк!

Краснокамада җәмәгать малларына азык хәзерләү айлыгы тәмамланды. Аның чикләрендә малларга печән генә түгел, миндек тә әзерләнде, бу эштән районның төрле учреждение, оешмалары да читтә калмады, алар бик теләп хуҗалыкларга булышты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яфраказык һәм дару үләннәре мөгезле эре терлек рационына мал организмын витаминнар һәм туклыклы матдәләр белән баету өчен кертелә. Дару үләннәре бозауларны үстергәндә дә файдалы, шуңа күрә хуҗалыклар аларны хәзерләүгә зур әһәмият бирә.
Яфраказык һәм дару үләннәре хәзерләү буенча план зур - айлык чорында районның учреждение һәм оешмалары хезмәткәрләре барлыгы 14300 данә миндек бәйләргә тиеш иде һәм бу план тулысынча үтәлде. Нигездә, миндекләр маллар өчен иң файдалысы саналучы юкә һәм имән ботакларыннан бәйләнде.