+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
1 Августа 2018, 21:00

“Утар”да эш кайный!

Күгәрчен районында мал азыгы хәзерләү кампаниясенең иң кызган чоры.Басуларда яңа чабылган печән тезмәләре һәм әзер рулоннар тезелеп киткән. Кайгыртучан хуҗалары аларны тиз көннәрдә печән басуларыннан мал азыгы ихаталарына ташып калырга тырыша.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Утар” хуҗалыгында печән чабу, пресслау һәм әзер печәнне үзләренең эшчеләренең өйләренә илтеп бирү белән беренче ел гына шөгыльләнмиләр.
— Узган елда үзебезнең эшчеләргә 50шәр рулон бүлеп бирдек, — ди хуҗалык директоры Азамат Аеткулов. — Агымдагы елда, яшел массаның уңышы аз булу сәбәпле, 30ар рулон бирелә, шуңа өстәп, бушлай аларның шәхси участокларындагы печәнне җыярга ярдәм итәчәкбез. Мал азыгы белән ни эшләргә һәркем үзенчә хәл итәчәк, кемдер сатып та җибәрә. Кемгәдер өстәмә керем булачак.
Механизатор Сергей Породькин “КУН” белән “МТЗ-82” тракторында Алексей Рязановның “Т-150” тракторына әзер рулоннарны төяп тора. Алардан арырак Артур Булатов үзйөрешле “КПС-5” чапкычында күпьеллык үләннәрне тигез рәтләргә сала бара. Останың техника белән ювелирларча идарә итүен һәм эшләвен карап торуы да кызыклы.
Кипкән печәнне югалтуларсыз җыеп алуга Роберт Рәхмәтуллин зур көч сала. Аның артыннан бертотам да калмыйча пресс-җыючы “ПРФ-145” техникасында Юнир Аеткулов куып бара. Ул инде бу куәтле һәм кирәкле агрегатта берничә ел эшли. Үзләренең хуҗалыгын гына түгел, авылдашларын да һәм заявка биргән башка кешеләрне дә яхшы печән рулоннары белән тәэмин итә.
Хуҗалыкта ашлык комбайннарын һәм яңа уңыш кабул итү өчен складларны әзерлиләр, шулай ук, кымыз җитештерү дә бик уңышлы бара. Бу файдалы эчемлекне тәҗрибәле кымыз ясаучы Мария Породькина ярдәмчесе Валентина Андреева белән көненә 100-150 литр җитештерә. Шифалы эчемлек район үзәгенә һәм Мәкъсүт авылына озатыла.
Киләчәктә җитәкченең атлар санын арттырырга нияте бар.

Анатолий Казаков.
Күгәрчен районы.