Башкортстан дуңгызларның Африка үләте һәм кош кизүе теркәлгән төбәкләр белән уратып алынган. Бу безнең өчен хәвеф белән яный, шуңа министр авыруларны безнең төбәк территориясенә кертүне кисәтүнең өстәмә чараларын кертергә тәкъдим итте.
Әле республиканың берничә автоюлында ветеринар контроль постлары эшләп килә. Белгечләр йөк автомобильләрен тикшерә.
Ел башыннан Африка үләте Русиянең 12 төбәгендә ачыкланган. Кош кизүе буенча карантин режимы 72 урында, шул исәптән Татарстанда, Чувашстанда, Ульяновк, Саратов һәм Самара өлкәләрендә кертелгән.