+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 Августа 2018, 08:40

Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!

Дүртөйле районының "Вәлиев" хуҗалыгы игенчеләре уракны кызу темплар белән алып бара. Ныклы матди-техник базасы булган токымчылык заводы - елның-елында район маяклары исәбендә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хуҗалыкның болай да бай машина-трактор паркы күптән түгел янә бер "Акрос" комбайны белән тулыланды.
- Әлеге басу корабын "Россельхозбанк" аша алдык, кредит суммасының 3,5 миллион сумы субсидия рәвешендә хуҗалык казнасына әйләнеп кайтачак, - ди вәлиевлылар.

Уңышка килгәндә, хуҗалык буралары быел да ашлык белән тулачак: биредә уҗым бодае, мисал өчен, гектарыннан 37 центнердан ким уңыш бирми.