— Культураларның төрлесен чәчәргә кирәк, чөнки аларның берсе уңмаса, башкалары барыбер уңа. Районыбызда яхшы керем бирүче, җитен, рапс, горчица, сурепица кебек культураларның чәчүлекләре артты, — дип сүзгә кушылды Мәгълүмат-консультация үзәге баш агрономы Ильяс Минһаҗев. — Мәсәлән, былтыр бодайның бер тоннасы 5 мең сум торса, җитеннең бер тоннасын 15 меңгә сатып була иде. Хуҗалык өчен бу — зур керем. Хезмәтебез табыш китерергә тиеш. Район буенча 1500 гектарда җитен чәчелгән, шуның 1200 гектары — “Идел”дә.
Юлыбыз кукуруз басуы яныннан үтә иде. Җитәкчеләр бу культураны үстерүгә дә зур игътибар бүлә. Алар биеклеге ике метрдан артык булып үскән “кырлар королевасы” чәкәннәренең җитешкәнлеген карады.
— Кукуруз — терлекчелек өчен иң файдалы азыкларның берсе. Кыш көннәрендә савымны арттыруда кукуруздан салынган сенажның әһәмияте зур. Быел хуҗалыкта, табигать шартлары комачауламаса, кукурузны орлыкка да алырга ниятлибез, —диде Илмир Хәйруллин.
Игенчеләрнең мул уңыш җыеп алуы, аларның тырышлыгыннан тыш, табигать шартларына да турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә аларга аяз көннәр телисе килә. Ә җир уллары үзләренең эшен намус белән башкарып чыгар.
Зөһрә ИСЛАМОВА,
Нуриман районы.