-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
31 Августа 2018, 08:53

Республика басуларында кызу эш бара!

Республикада урып-җыю эшләре кызганнан-кыза.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1766 мең гектарның бүгенге көнгә 874 мең гектары чабылган, 838 мең гектарда ашлык суктырылган.

Бу гомум мәйданнарның 47 процентын тәшкил итә. Барлыгы 1 миллион 646 мең тонна уңыш җыелган.

Чакмагыш районы абсолют лидер булып тора. Бүгенге көнгә анда 92 мең тонна ашлык җыелган. Икенче урында - Стәрлетамак районы, аның күрсәткече – 87, 7 мең тонна.