+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
8 Октября 2018, 21:00

Авыл хуҗалыгында да санлы технологияләр кирәк!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә “Санлы авыл хуҗалыгы” дәүләт проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, фән һәм бизнес вәкилләре, мәгълүмат технологияләре буенча белгечләр катнашты. Киңәшмәдә, шулай ук, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Агросәнәгать комплексын санлы технология ягыннан үстерү һәм дәүләт мәгълүмат ресурсларына идарә департаменты директоры Ирина Ганиева видеоконференция төрендә чыгыш ясады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Көн тәртибендә агросәнәгать комплексына санлы технологияләр ярдәмендә идәрә итү буенча федераль программада Башкортстанның сынау төбәге буларак катнашуы, авыл хуҗалыгы тармагына бүгенге көн технологияләрен кертү буенча планнар, тиешле инфраструктура булдыру, кадрлар тәэминаты, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мәсьәләләре тикшерелде. Республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләренә кертелергә мөмкин булган санлы технологияләр үрнәкләре турында әлеге өлкәдә эшләүче компания вәкилләре сөйләде.
– Тармакны уңышлы үстерү өчен әлеге мәсьәләләрнең әһәмияте елдан-ел арта. Бу – авыл хуҗалыгы җитештерүендә яңа ысуллар, технологияләр, авыл икътисадының, тоташ алганда, андагы тормышның башкача корылышы дигән сүз, – диде Рөстәм Хәмитов. – Яңа технологияләр җирне нәтиҗәле файдаланырга, чыгымнарны киметергә, әлеге тармакта заманча идарә системасын булдырырга, ә иң мөһиме – хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк. Без олы юл башында. Әлеге юнәлештә ныклы эшләми торып, без көндәшлеккә сәләтле була алмыйбыз.