Әлеге закон кабул ителгән очракта, бу категория кешеләр, патент алып, салым түләргә тиеш булачак.
Соңгы ун елда илдә крестьян-фермер хуҗалыклары саны ике тапкыр кимегән, аның урынына шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны арткан. Проект авторлары төбәкләргә урындагы бюджетларны авыл халкы исәбенә тулыландырырга тәкъдим итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге яңалык илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда сынау үтәчәк.
Бу закон проекты кабул ителә калса, мал асрау, кош-корт тотуның бернинди дә файдасы булмавы ихтимал.